Илгиз Азизов, Илгиз Энгель улы Азизов, (11.03.1980, Чаллы) – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары (2005-2006), «ВымпелКом» ААҖ корпоратив бизнес буенча директоры (Казан, 2010; Абакан, 2011).
Тәрҗемәи хәле 1980 елның 11 мартында Чаллыда туган. «инженер-система технигы» белгечлеге буенча А.И. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын тәмамлаган (2003).
Хезмәт юлы 2002-2003 «ВИП-Үзәк» ҖЧҖ коммерция директоры. 2003-2005 «Таттелеком» ААҖ маркетинг бүлеге башлыгы, мәгълүмати технологияләр үзәге башлыгы, генераль директор урынбасары. 2005-2006 Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары. «Россия балалары» федераль махсус программасы проекты нигезендә Татарстан мәктәпләрен Интернетка тоташтыру эшен оештыруда катнаша. 2007-2010 «Татинтелком» ЯАҖ генераль директоры. 2010 «ВымпелКом» ААҖ Казан филиалы корпоратив бизнес буенча директоры. 2011 елның августыннан «ВымпелКом» ААҖ Себер регионы корпоратив бизнес буенча директоры. 2008 MBA CIO квалификациясе бирелгән (мәгълүмат менеджменты).
Сылтамалар Кемерово газетасы Абакан сайты
Искәрмәләр
Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Инженерлар