«Мәгърифәт» газетасы – 1991 елның февраленнән Казанда татар телендә нәшер ителүче атналык республика басмасы. 2013 елның августында чыгудан туктады.

Тарих Университет гәзите «Ленинец»ның татарча варианты буларак 1989 елда «Ленинчы» гәзите чыга башлый. Беренче баш мөхәррире — КДУ аспиранты Рифат Фәттахов. 1991 елның февралендә Татарстанның вузара гәзите буларак «Мәгърифәт» исеме белән нәшер ителә башлады. Оештыручысы - Татарстанның мәгариф министрлыгы. Нәшер ителә башлаганда күбесенчә югары һәм урта махсус уку йортларында укучы татар яшьләренә, соңыннан педагогик белемле кешеләргә (укытучыларга, тәрбиячеләргә) адресланды. «Мәгърифәт» республикада мәгариф системасын яктыртты һәм киң аудиториягә юнәлдерелгән иде. 2013 елда «Татмедиа» моңарчы 20 елдан артык мәгариф өлкәсендә уңышлы эшләп килгән, тиражы 8-10 меңнән төшмәгән басманы яшәүдән туктатырга карар кыла. Фәрит Шәяхмәтов исемле ТР матбугат һәм гаммәви багланышлар агентлыгы («Татмедиа») җитәкчесенең беренче урынбасары (2013): «Газета «Магрифат» сейчас не может соответствовать тем задачам, которые перед ней стояли», дигән «сәбәп» китерә. 2013 елның августыннан яртыеллыкка «Мәгърифәт» газетасына язылган абүнәчеләргә «Мәгърифәт» газетасы урынына «Гаилә һәм мәктәп» журналы таратыла башлады.

Сәхифәләр

Икътисад Мәгариф Киңәш-табыш

Безнең мөнбәр Ял сәгате һ. б.

Сылтамалар Газетаның рәсми сайты

Моны да карагыз «Мәгърифәт» газетасы урынына - «Гаилә һәм мәктәп» журналы «Мәгърифәт» газетасы урынына яңа журнал чыгачак

Искәрмәләр

Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Татарстан матбугаты Төркем:1991 елда барлыкка килгән басмалар Төркем:2013 елда чыгудан туктаган басмалар Төркем:Студент газеталары