Eurovision җыр бәйгесе (; ), тәрҗемәсе Аурукүренү (урысча Евровидение) – 60 нчы Eurovision бәйгесе. Ул Австриядә 21 майдан 23 майга кадәр узды. Австрия узган елгы Даниядә узган «Евровидение 2014» бәйгесендә җиңү яулады, җиңүне аңа «Rise Like a Phoenix» җыры белән Кончита Вурст китердеЕвровидение бәйгесендә Австриядән "сакаллы хатын-кыз" җиңде. Полуфиналлар 19 май һәм 21 май көннәрендә булдылар. Бәйге финалы — 2015 елның 23 маеIt’s official: Eurovision 2015 Final on May 23 . Австрия бәйгене икенче тапкыр кабул итте (беренче тапкыр — Евровидение 1967).
2015 елда бәйгедә 40 ил катнашты. Быел бәйгедә катнашудан илдәге сәяси тотрыксызлыклар аркасында Украина баш тартты. Шулай ук бәйгегә соңгы вакытта катнашмаган Кипр, Сербия һәм Чехия кайтырга булдылар. Беренче тапкыр Аурупагы кермәгән Австралия дә бәйгедә катнашты.
Бәйгедә җиңүне «Heroes» җыры белән Швеция вәкиле Монс Сельмерлёв яулаган. Россия икенче урынны, Италия өченче урынны алган.
Искәрмәләр
Сылтамалар Рәсми сайт
Төркем:Евровидение җыр бәйгесе Төркем:2015 ел музыкада