Айдар Кәлимуллин (Айдар Миннемансур улы Кәлимуллин) — профессор, тарих фәннәре докторы, КФУ педагогика һәм психология институты директоры (2011). РФ югары һөнәри мәктәбе мактаулы хезмәткәре. Европа экология тарихы җәмгыяте (ESEN), Россия туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
1969 елның 9 июнендә Алабугада туган. Алабуга дәүләт педагогия институты тарих-филология факультетының тарих бүлеген кызыл дипломга (1991), Казан химия-технология институты аспирантурасын (1995) тәмамлаган. КФУда «1960-1980 елларда Татарстанның сәнәгать үсеше һәм экология мәсьәләләре» темасына кандидатлык (1995), Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «ХХ гасырның икенче яртысында сәнәгать үсешенең тарихи-экологик тәҗрибәсе: Урта Идел буе материаллары буенча» темасына докторлык (2006) диссертацияләре яклаган.
Хезмәт юлы 1991-1992 Алабуга дәүләт педагогия институтының ватан тарихы һәм гомуми тарих кафедрасы ассистенты. 1995-1997 Алабуга дәүләт педагогия институтының ватан тарихы һәм гомуми тарих кафедрасы өлкән укытучысы, кафедра мөдире. 1997-2007 Алабуга дәүләт педагогия университетының ватан тарихы һәм гомуми тарих кафедрасы доценты. 2000-2008 Алабуга дәүләт педагогия университетының тарих-филология факультеты деканы. 2008-2011 Алабуга дәүләт педагогия университетының ректоры. 2011 КФУ педагогика һәм психология институты директоры.
Хезмәтләре 50 дән артык фәнни хезмәт (шуның эчендә 2 монография, 6 уку ярдәмлеге) авторы. Кешелек һәм табигать арасында каршылык тамырларын һәм үсешен өйрәнүче мәктәп булдырган. Ватан тарихында Россия провинциясенең ролен өйрәнә. Тарих укытканда компьютер технологиясе (махсус курс). Татарстанның яңа тарихында актуаль мәсьәләләр (махсус курс). Индустриальное развитие Татарстана и проблемы экологии в 60-90-е годы. Казан, 1995. История Татарстана (1990-1995 гг.): Уку ярдәмлеге. Алабуга, 1996. История Татарстана и татарского народа (XIX век): Уку ярдәмлеге. Алабуга, 2000. История России (XX век): Уку ярдәмлеге. [Алабуга], 1999. История Татарстана и татарского народа (XIX в.): Уку ярдәмлеге. [Яр Чаллы], 2002. Историческое исследование региональных экологических проблем. М., 2006.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре РФ югары һөнәри мәктәбе мактаулы хезмәткәре.
Сылтамалар КФУ Алабуга институты рәсми сайты КФУ рәсми сайты ТР эшлекле үзәге сайты Төрек-татар дөньясы сайты
Искәрмәләр
Төркем:Тарих фәннәре докторлары Төркем:Профессорлар Төркем:Ректорлар Төркем:Казан университеты укытучылары