Алексей Яһудин (Алексей Константин улы Яһудин, ) — Россия спортчысы, бозда фигуралы шуу буенча 4 мәртәбә дөнья чемпионы, Олимпия уеннары (2002) чемпионы, 3 мәртәбә Европа чемпионы, 4 мәртәбә Россия вице-чемпионы. Россиянең атказанган спорт остасы.

Тәрҗемәи хәле 1980 елның 18 мартында Ленинградта туган. Әтисе белән әнисе Алексейга 8 яшь булганда аерылышканнар. Алтын медальгә урта мәктәпне (1997), П.Ф. Лесгафт исемендәге Санкт-Петербург дәүләт физик тәрбия академиясен (2002) тәмамлаган.

Спорт карьерасы 4 яшеннән фигуралы шуу секциясендә шөгыльләнә башлаган. 18 яшендә дөнья һәм Европа чемпионы, 22 яшендә Олимпия уеннары чемпионы була. 2003 елда зур спорттан китә.

Тренерлары 1984-1992 Александр Майоров. 1992-1998 Алексей Мишин, хореограф Владимир Ульянов. 1998-2003 Татьяна Тарасова, хореограф Николай Морозов.

Спортта яулаган үрләре Ир-егетләр (ялгыз шуу) ЕлЧемпионатШәһәрНәтиҗә 2002 Олимпия уеннары Солт-Лейк-Сити Алтын медаль 2002Дөнья чемпионаты Нагано Алтын медаль 2001Дөнья чемпионаты Ванкувер Көмеш медаль 2000Дөнья чемпионаты Ницца Алтын медаль 1999Дөнья чемпионаты Һелсинки Алтын медаль 1998Дөнья чемпионаты Миннеаполис Алтын медаль 1997Дөнья чемпионаты Лозанна Бронза медаль 1996Яшьләр дөнья чемпионаты Брисбен Алтын медаль

Зур спорттан киткәч Аягы авырту сәбәпле зур спорттан киткәч, һөнәрмәнд спортчылар катнашында уза торган дөнья буйлап шоуларда, турнирларда катнашуын дәвам итә. Телевидение тапшырулары өчен сценарийлар яза. Җырлый, клиплар төшерә. Сериалларда рольләр башкара.

Фильмографиясе 2008-2009 «Эссе боз» (Жаркий лёд) — Рома Козырев. 2009 «Капитан Немов йөрәге» (Сердце капитана Немова) — Петелин. 2012 «Кыззлар» (Деффчонки). 2013 «Маша һәм аю» (Маша и Медведь) — Илья. 2015 «Анжелика» (сериал) — Роман (баш рольләрнең берсе).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россиянең атказанган спорт мастеры. IV дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены (2003). «Елның иң яхшы спортчысы» (2002). «Дан» премиясе (2002).

Сылтамалар Кино-театр.ру сайты

Искәрмәләр

Төркем:Спортчылар Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Олимпия чемпионнары Төркем:Дөнья чемпионнары Төркем:Европа чемпионнары Төркем:Ленинград физик тәрбия институтын тәмамлаучылар Төркем:Россия хәрби көчләренең 2022 елда Украинага кертелүенә каршы чыкканнары