Бакый Урманче премиясе (Бакый Урманче исемендәге премия) — Татарстанның дәүләт бүләге. Сынлы сәнгать, графика, сыннар, гамәли сәнгать өлкәсендә иҗат ителгән һәм яңалыгы, үзгә автор өслүбе, үзенчәлеге белән аерылып торучы сәнгать әсәрләре өчен 2 елга 1 мәртәбә бирелә. Беренче һөнәри татар рәссамы — сынчы Бакый Урманче (1897-1990) исемен йөртә.
Тарихы
Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан 1998 елда булдырылган. Беренче мәртәбә 1999 елның 23 февралендә тапшырылган. Премия баштагы елларда 4, 2005 елдан 5 номинациядә тапшырыла башлый.
Статут Лауреатлар исеме Б. Урманченың туган көнендә (23 февраль) атала. 2 елга 1 мәртәбә «Минем Татарстаным. Минем дөньям» хәзерге заман сәнгате биенналесы (Казан) нәтиҗәләре нигез итеп алына. Премия 5 номинациядә тапшырыла. Һәр номинациядә намзәтләр саны 5 тән артмый. Премиягә тәкъдим ителгән хезмәтләр соңгы 2 елда иҗат ителгән булырга тиеш. Лауреатларга диплом, акчалата бүләк тапшырыла. Акчалата бүләк 30 МРОТка (ТР буенча) тиң.
Сынлы сәнгать Куелган сәнгати бурычы автор тарафыннан оста итеп ачылган, көчле ышандыру көченә ия булган, югары сыйфатта, төрле техникада һәм жанрда эшләнгән сынлы сәнгать әсәрләре, монументаль корылмалар эскизлары, сәхнә бизәү графикасы әсәрләре карауга кабул ителә.
Графика График әсәрләрнең (каләм, күмер, сангина, пастель, акварель, гуашь белән ясалган) төп нөсхәләре дә, төрле басмаларда (китап, матбугат һ.б.ш.) нәшер ителгән әсәрләр дә, каллиграфия әсәрләре дә карауга кабул ителә. Әсәрнең нәфислеге, сәнгать ягыннан төгәллеге, шулай ук авторның сайлаган коралының табигатен тулы ача алуы, аның ярдәмендә куелган сәнгати бурычны оста итеп чишүе бәяләнә.
Скульптура Төрле жанрдагы әсәрләр: мәһабәт скульптура әсәренең проекты, әзер сыннар, вак пластика, медаль сәнгате (акча, медаль һ. б.) үрнәкләре карала ала. Кулланылган материал (таш, металл, агач, керамика, сөяк, сәнгати тимер, нәфис киез, зәркан) хасиятләренең тулы файдаланылуы, терелеге югары бәяләнә.
Гамәли сәнгать Бизәү сәнгатенең төрле әсәрләре: керамика, пыяла, сәнгати металл, зәркан, нәфис киездән эшләнгән, тукылган, агачтан кисеп ясалган хезмәтләр карала ала. Милли сәнгать үрнәгенә иярү, шулай ук яңалык кертү хуплана.
Сәнгать белеме (теория, тәнкыйть) Сынлы сәнгатьнең тарихы, теориясе, хәзерге торышына багышланган, замана кешесен һәм тулаем җәмгыятьне яңа мәдәни белем белән баетырдай яки сынлы сәнгать осталарының иҗат мөмкинчелеген көчәйтердәй фәннни хезмәт (хезмәтләр тупланмасы) карала ала. Сәнгать белгеченең үз ихтыяры белән эшләнгән (мәдәният оешмалары һәм фәнни-тикшеренү институтлары планына кермәгән) хезмәтләр генә карала.
Б. Урманче премиясе лауреатлары Моны да карагыз::Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары 2025 ел «Графика» номинациясе Регина Леонидовна Маврина, Гөлназ Илдар кызы Исмәгыйлова «Декоратив сәнгать» номинациясе Хәмит Нәҗип улы Латыйпов «Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме» номинациясе Лилия Ил кызы Саттарова, Динә Диас кызы Хисамова «Рәсем сәнгате» һәм «Скульптура» номинацияләрендә номинантлар сайланмаганМәдәният министрлыгы Бакый Урманче исемендәге премия лауреатларын игълан итте. Татар-информ, 23.02.2025
ЕлБүләкләнүчеНоминацияБүләкләүнең сәбәбе 2003Зөфәр Гыймаев сынлы сәнгать«Ак чәчәк. Хәсән Туфан» картинасы өченБулат Гыйльванов графика«Йосыф турында хикәят» шәлкеме өченНәүфәл Адылов скульптура«сәнгатькә фидакяр хезмәт иткән өчен»Игорь Башмаков гамәли сәнгатьКазан мигъмариятына багышланган сервиз өчен «Республика Татарстан», № 39, 26.02.2003 2005Абрек Абзгилдин сынлы сәнгать«Казан йолдызлары» (Бакый Урманче, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев) картинасы өченНадир ӘлмиевИрина Колмогорцеваграфика«Данте» шәлкеме өченКазанга багышланган эшләре өчентапшырылмыйскульптуракызыксындыру премиясе буларак бирелә:Ренат Газиев («Болгар» шәлкеме өчен)Земфира Бикташева («Хәерле иртә, Казан!» аппликациясе өчен) Анатолий Егоровгамәли сәнгать«Зөя» гобелены өчен Йолдыз НигъмәтуллинаРозалина ШаһиеваРөстәм ШәмсутовЛилия СаттароваРауза Солтановасәнгать белеме16 000 сум күләмендә кызыксындыру премиясе «Татар-информ» ИА, 22.02.2005 2007Рәшит Газиев сынлы сәнгать«Көзге Стамбул» шәлкеме өченБулат МәрдәновИрина Колмогорцеваграфика«Йорт мәшәкатьләре» шәлкеме өчен«Тарихи Казан» офортлар шәлкеме өченАсия Миңнуллина скульптура«Казан су ташучысы» һәйкәле өчентапшырылмыйгамәли сәнгатьтапшырылмыйАнатолий Новицкий сәнгать белеме«Бакый Урманче» альбомы өчен «Казанские ведомости», 28.02.2007 Казанда Б. Урманче премиясе ияләрен бүләкләделәр. «Татар-информ.ру» 2009Ирина Антонова сынлы сәнгать«Алма Әкияте» шәлкеме (2006-2008) өчен Фәрит Суюров графика«Туган як табигате» рәсемнәр шәлкеме (2007-2008) өчентапшырылмыйскульптуратапшырылмыйИлдус ГайнетдиновЕлена Ермолинагамәли сәнгатьКүн мозаикасы кулланган хезмәтләре өчен«Икәү» (агач, киез) хезмәте өчентапшырылмыйсәнгать белеметапшырылмый ТР мәдәният министрлыгы рәсми сайтында 2012Рабис Сәләхов сынлы сәнгать«Алтынчәч», «Бәйрәмгә беленнәр», «Күзләү» картиналары өченРият Мөхәммәтдинов графика«Хатын-кыз образлары» (триптих) өчентапшырылмыйскульптураКызыксындыру премиясе итеп бирелә:Сәгыйдә Сираҗиева («Милли моң» триптихы өчен)Павел Бердников («Җырчы») хезмәте өчен)Зифа Мөхәммәтҗанова («Татар халык әкиятләре»н бизәгән өчен)Зөфәр Низаметдиновгамәли сәнгать«Олуг улус» (Алтын Урда) композициясе өчен Рауза Солтановасәнгать белеме«Рифкать Вахитов» альбомы (мәкаләләр, очерклар) өчен Е. Сөнгатова. Б. Урманченың 115 яшенә күргәзмә 2014Равил Заһидуллин сынлы сәнгать«Авыл ихаталары» шәлкеме өченВиктор Аршинов графикаБелла Әхмәдуллина шигырьләре буенча рәсемнәр шәлкеме өченАсия Камалетдиноваскульптура«Яшь кыз» (Юная) әсәре өченИрина Васильевагамәли сәнгать«Алма бакчасы» гарнитурасы өченНияз ХалитовНаилә Халитовасәнгать белеме«Урта гасырлар Казан мигъмариятында стильләр һәм формалар» китабы өчен 2016Александр Петров сынлы сәнгать«Балачактан» () триптихы өченВера Карасёва графика«Татарстанның тарихи шәһәрләре» () график рәсемнәр шәлкеме өченРөстәм Габбасовскульптура«Тукай әкиятләре» () скульптура композицияләре шәлкеме өченРөстәм Шәмсутовгамәли сәнгать«Татар язуы тарихы» () проектындагы керамик панно өченОльга Улемновасәнгать белеме, теориясе һәм тарихы, тәнкыйть «“Всадник” графиклар төркеме. 1920-1924. “Гасырлар тузанын кагып” күргәзмәсе каталогы» () хезмәте өчен ТР мәдәният министрлыгы сайтындаКазанда Бакый Урманче исемендәге бүләкләр тапшырылдыКазанда Б. Урманче премиясе ияләрен бүләкләделәр. «АиФ. Казань» 2017Әлфиз Сабиров сынлы сәнгать«Легенда» скульптура эшләре сериясе өчен 2022Әлфия Ильясова сынлы сәнгатьДиләрә НаврозоваграфикаДинар Сәлимовскульптура Луиза Фәсхетдинова сәнгать Нина Горюновасәнгать белемеЗилә Мөбәрәкшина. Казанда Бакый Урманче исемендәге премия ияләрен бүләкләделәр. Татар-информ, 26.08.2022
Сылтамалар Б. Урманче премиясе турында нигезләмә «Документлар» сайтында премия нигезләмәсе Булат Гыйльванов белән очрашу
Искәрмәләр
Моны да карагыз
Төркем:Сәнгать өлкәсендә мактаулы исемнәр Төркем:Татарстанның дәүләт премияләре Төркем:Бакый Урманче премиясе лауреатлары