Эльмир Низамов, Эльмир Җәүдәт улы Низамов (1986 елның 24 декабре, СССР, РСФСР, Сембер) — композитор, пианиночы, 2021 елдан Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире, музыка һәм композиция теориясе кафедрасы доценты, татар опералары авторы. Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты. РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасы. М. Җәлил (2015), Д. Сираҗиев (2016), «Тантана» (2026) премияләре лауреаты. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2020).
Тәрҗемәи хәле
1986 елның 24 декабрендә Сембер шәһәрендә туган. Әти-әнисе Чүпрәле районы Татар Шатрашаны авылыннан. Сембер шәһәренең 12- санлы музыка мәктәбен, рояль һәм композиторлык белгечлекләре буенча Сембер музыка көллиятен (Ольга Бурова сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (А. Луппов сыйныфы) (2011) тәмамлаган. «Вечерняя Казань», 10.02.2015 Вена операсында стажировка узган. Казан дәүләт консерваториясенең музыка теориясе һәм композиторлык кафедрасында өлкән укытучы булып эшли. 2021 елдан ― Казан дәүләт консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире Элмир Низамов Казан консерваториясенең композиция кафедарсы мөдире итеп билгеләнгән. Азатлык радиосы, 9.10.2021.
Иҗаты Музыкага балачактан мөкиббән була, ләкин музыка мәктәбендә соңга калып, 11 яшендә генә укый башлый. Яшьтәшләрен кыска вакытта куып җитә, ярты елдан музыка яза башлый. 14 яшендә Сембер өлкәсендә үткәрелгән «Яңа исемнәр» музыка бәйгесендә фортепиано һәм эскрипкә өчен язылган «Ут биюе» әсәре белән катнашып, Гран-при яулый. 15 яшендә Сембер музыка көллиятендә, 19 яшендә Казан дәүләт консерваториясендә һөнәри музыка белем ала башлый.
Язган музыкасы
Камал театры «Хуҗа Насретдин», комедия "Мәңгелек буран", драма
Казан яшь тамашачы театры «Кешеләр мәхәббәте», мистик драма Әсәрләре 2009 «Шәрык рапсодиясе». Катнаш хор өчен Иосиф Бродский сүзләренә өч хор. Кыллы квартет һәм баян өчен «Dixi». Симфоник оркестр өчен «Күкләр хәрәкәте» әсәре. «Алтын Казан» мюзиклы (рок-опера) — Ренат Харис либреттосы, төп партияне (Сихәтбану) Эльмира Кәлимуллина башкара. 2015 «Кара пулат» операсы — Ренат Харис либреттосы Эльмир Низамов: “Үзем тыңларга теләгән көйләрне язам” (әңгәмә) Ватаным Татарстан. 2019 «Көзге» (моноопера, либреттто авторы Ренат Харис) — биюче Рудольф Нуриев тормышына багышланган Эльмир Низамовның яңа операсы Италиядә беренче тапкыр куелды . Татар-информ МА, 30.04.2019. 2023 ― «Мин җырымда калам» альбомы Зилә Мөбәрәкшина. Эльмир Низамов: «Мин җырымда калам» альбомы җырлары Эльмира Кәлимуллинага багышлап язылды.Татар-информ, 26.07.2023
Фильмография 2016 «Тапшырылмаган хатлар» нәфис фильмына (режиссер Рөстәм Рәшитов) музыка яза.
Уңышлары 2014 — «Атлар чаба» җыры (музыка авторы) — «Төреквидение» фестивале (Казан), Айдар Сөләйманов башкара — II урын.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 — Яшь композиторларның «Миләш сагышлары» (Рябиновые грёзы) Бөтенрусия конкурсы (Мәскәү) — лауреат. 2008 — «Орган өчен иң яхшы әсәр» конкурсы (Мәскәү) — лауреат. 2008 — С. Прокофьев исемендәге II Бөтенрусия яшь композиторлар конкурсы (Чиләбе) — лауреат. 2008 — Д. Кабалевский исемендәге XXII Бөтенрусия яшь музыкантлар конкурсы (Самар) — I премия лауреаты. 2009 — I халыкара Connecting music композиторлар бәйгесе (Киев) — җиңүче. 2010 — III Бөтенрусия тынлы уен кораллары ансамбльләре ачык конкурсы өчен мәҗбүри әсәр язу буенча халыкара композиторлар конкурсы (Казан) — лауреат. 2011 — халыкара «Сулга адым» (Шаг влево) композиторлар конкурсы (Санкт-Петербург) — финалист. 2015 — Муса Җәлил премиясеВ Казани наградили лауреатов Республиканской премии имени Мусы Джалиля. 2016 — Дамир Сираҗиев премиясе — «ТР театрларындагы спектакльләргә үзенчәлекле музыка язган өчен» Камал театрында Д.Сираҗиев премиясе ияләрен атадылар. Tatpressa.ru, 18.12.2016. 2020 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — «музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше һәм уңышлы иҗади эшчәнлеге» өчен Эльмир Низамовка Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелде. Татар-информ, 8.12.2020. 2020 — Россия Президентының яшь мәдәният эшлеклеләре өчен премиясе ― илнең композиция мәктәбе традицияләрен дәвам итүгә керткән өлеше өченӘдилә Зыятдинова. Татар композиторы Эльмир Низамов Россия Президенты премиясе лауреаты булды. Татар-информ, 23.03.2021 О лауреатах премии Президента Российской Федерации для молодых деятелей культуры 2020 года. kremlin.ru, 23.03.2021 2026 — «Тантана» премиясе — «Сезондагы казанышлар өчен махсус премия» номинациясендә «Тантана» премиясенең лауреатлары исемнәре билгеле. Шәһри Казан, 27.03.2026 Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Ф. Гыйләҗев. Эльмир Низамов белән әңгәмә. «Акчарлак», 26.02.2015. № 9. ISSN 2304-7313 А. Мирханова''. Эльмир Низамов белән әңгәмә. «Казань», 2015, № 2. ISSN 0869-6616
Сылтамалар
Биографиясе Казан дәүләт консерваториясе рәсми сайты Эльмир Низамов: Сәнгать әсәре булдыру өчен бездә бар да бар хисап язмасы @ Twitter
Моны да карагыз
Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:Татар композиторлары Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Сембер татарлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:РФ Президенты премиясе лауреатлары Төркем:«Тантана» премиясе лауреатлары