Марат Мәһдиев (Марат Фаикъ улы Мәһдиев) – дәүләт хезмәткәре, инженер-геолог, IV чакырылыш Россия Дәүләт думасы депутаты.
Тәрҗемәи хәле 1952 елның 26 июлендә Бөгелмәдә туган. Казан дәүләт университетын «нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1974).
Хезмәт юлы
1974-1981 «Татнефть» ҖБ (Азнакай) «Актүбәнефть» идарәсендә оператор, геолог, өлкән геолог. 1981-1983 КПСС Азнакай райкомы сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы. 1983-1987 «Актүбәнефть» идарәсе профсоюз комитеты рәисе. «РФ сегодня» журналы 1987-2000 «Татнефть» ҖБ фирка комитеты сәркатибе урынбасары (1989 профком рәисе). 2000-2002 Татарстан Дәүләт Шурасы президиумы әгъзасы, парламент назарияте комитеты рәисе (Казан). 2002-2003 Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары. 2003 РФ ФҖ IV чакырылыш дәүләт думасы депутаты (бер мандатлы Әлмәт округыннан). 2004 РФ ФҖ дәүләт думасының федерация һәм регионнар сәясәте комитеты әгъзасы. «Бердәм Россия» фиркасенең үзәк контроль-назарият комиссиясе әгъзасы. Татарстанның экология һәм табигый ресурслары министры беренче урынбасары. Татарстан геология һәм эзләү идарәсе башлыгы урынбасары.БИЗНЕС Online
Иҗтимагый эшчәнлеге Татарстанда күкрәк рагын белү һәм профилактика үткәрү буенча «Алсу тасма якада» акциясен оештыручыларның берсе. Татарстанда җирле үзидарәне үстерү буенча даими эшләү. Татарстан бюджетын рациональ тоту эшенә сизелерлек өлеш кертү. Федераль үзәк һәм регионнар арасында үзара кабул итәрдәй карарлар чыгару турында кануннар эшләү. Татарстан фехтование федерациясе президенты (2014 елга кадәр) Наилә Гыйләҗева (Олимпиада чемпионы) призына фехтование буенча халыкара турнир оештыру.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Дуслык ордены II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен орденының медале «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале Россиянең бәйсез профсоюзлары федерациясенең «Профсоюзда актив эшчәнлек өчен» тамгасы РФ Минтопэнерго мактау кәгазе Татарстанның мактау кәгазе
Сылтамалар Мин барысы өчен дә җавап бирәм Берәү бишәү өчен
Моны да карагыз Тәфсилле әңгәмә һәм фотолар
Искәрмәләр
Төркем:Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары Төркем:Казан уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Спорт федерациясе президентлары Төркем:Геологлар