Прохор Дубравин (тугандагы исеме Виталий Михаил улы Емашов, ) - Россия кино һәм театр артисты.

Тәрҗемәи хәле 1976 елның 18 июлендә Яр Чаллыда туган. Яр Чаллының 35- физика-математика гимназиясен тәмамлап, Кама политехника институтына укырга керә. Укуын ташлап, КамАЗның кою заводына эшкә күчә. Ярты елдан хәрби хезмәткә алына. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. 1999-2003 Ярославльда театр институтында укый (проф. В.Шалимов курсы). Укыган вакытта ук Ярославль драма театрында А.П. Чеховның «Чия бакчасы»нда Лопахин, Л. Леоновның «Унтиловск» әсәрендә Аполлос рольләрен башкара. 2003-2005 «Киноспектакль» театрында (Мәскәү). 2004-2005 «Звезда» телеканалында балалар тапшыруы («Иске чарлак серләре») алып бара. 2004 елдан кинога төшә. «Цирк принцессасы» фильмындагы (2007-2008) игезәк Романовлар рольләрен башкару танылу китерә.

Фильмография

2004 — Буйдаклар (Холостяки) - сериал 2005 — Мәхәббәт талисманы (Талисман любви) - сериал 2005 — Филипп бухтасы (Бухта Филиппа) 2005 — Мәхәббәт ярдәмчеләре (Адъютанты любви) - сериал 2005 — Кышкы каникул (Зимние каникулы) (баш роль) 2005-2006 — Чибәр булып тума икән (Не родись красивой) - сериал 2006 — Күчеш (Сдвиг) 2006-2007 — Мәхәббәт мәхәббәт инде (Любовь как любовь) - сериал 2007 — Өчәү өстә (Трое сверху – 2) - сериал 2007 — Яучы (Сваха) - сериал 2007 — Руд һәм Сэм 2007 — Берничә гади теләк (Несколько простых желаний) 2007 — Турецкий маршы (Марш Турецкого) (4 сезон) - сериал 2007 — Котырган (Бешеная) 2008 — Чемпион 2008 — Канундагы мент -1(Мент в законе-1) - сериал 2008 — Любовь-морковь 2 2008 — Бүләккә бабай (Дедушка в подарок) (Россия, Украина) 2008 — Вероника килмәс (Вероника не придёт) 2007-2008 — Цирк принцессасы (Принцесса цирка) - сериал 2009 — Бер буйдакның 7 хатыны (Семь жён одного холостяка) 2009 — Елан өне (Логово Змея) 2009 — Басып алучылар (Захватчики) - Павел Шатун (баш роль) 2010 — Гомуми дәвалау (Общая терапия – 2) - сериал - Олег Шумелов, табиб 2010 — Капитан Гордеев – сериал - Леонид Гордеев (баш роль) 2010 — Үрнәк тотылучы йорт (Дом образцового содержания) - сериал 2010 — Кизү фәрештә (Дежурный ангел) - сериал - Сергей 2010 — Керпе томаннан чыкты (Вышел ёжик из тумана) 2011 — Борынгы сәгать (Старинные часы) 2011 — Уен (Игра) – сериал - Павел Дмитриевич Белов 2011-2012 — Ябык мәктәп (Закрытая школа) – сериал - пешекче Владимир Соколов 2012 — Механик 2012 — Кизү фәрештә (Дежурный ангел-2) - сериал 2013 — Сирәк кан төркеме (Редкая группа крови)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 — XVII «Кинотавр» ачык Россия кинофестивале — Гран-при («Кышкы каникул» өчен)

Кызыклы факт 2011 елның 18 апрелендә исемен (Виталий Емашов) Прохор Дубравинга алыштыра.

Сылтамалар Рус һәм совет актерлары сайты Прохор Дубравинның шәхси сайты

Искәрмәләр

Төркем:Сәнгать уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Ярославль театр институтын тәмамлаучылар Төркем:Артистлар Төркем:Россия кино артистлары