Ганиев – татар халкында еш очрый торган фамилия. «Гани» исеменнән ясалган.
Татарча Википедиядә әлеге фамилияне кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр урнаштырылган: Азат Ганиев (Азат Мөхәммәтганиев, 1942), язучы. Александр Ганиев (1953), физик, фән докторы (Санкт-Петербург). Али Ганиев (1897-1937), ТАССР җиңел сәнәгать министрлыгы халык комиссары (1934-1936), Социалистик төзелеш Каһарманы (1932). Әкрам Ганиев (1959), БР буенча җитәкчесе (2005). РФ һәм БР атказанган икътисадчысы. Әхәт Ганиев (1927), физик, фән докторы, Ленин премиясе (1968) (Чиләбе). Вил Ганиев (1934-), шагыйрь, тәрҗемәче. Гыйләҗ Ганиев (Гыйләҗетдин Ганиев, 1906-1967), ТАССР авыл хуҗалыгы министры (1948-1952). Илшат Ганиев (1954), фән кандидаты, РФ, ТР атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. II, III, IV чакырылыш ТР ДШ депутаты. Ирек Ганиев (Эрик Ганиев, 1933), геолог, фән докторы Марат Ганиев (1964), спортчы (велосипедта узышу), дөнья чемпионы (Самар). Мәҗит Ганиев (1917-), -механик, фән докторы (Ташкәнт). Муллый Ганиев (Муллахмәт Ганиев, 1921-1992), ТАССР ягулык сәнәгате министры (1966-1983). Наил Ганиев (1929), механика гыйлеме белгече, фән докторы. Нурлан Ганиев (1985), шагыйрь, философия фәннәре кандидаты (2020). Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Ранас Ганиев (1954), гамәли математика гыйлеме белгече, фән докторы. Рауль Ганиев (11.02.1965), Россия һәм Америка кино артисты. Ревмир Ганиев (1929—2007), тарих фәннәре кандидаты (1961), профессор (1982). БАССР атказанган фән эшлеклесе (1977). Ривнер Ганиев (1937), машиналар гыйлеме белгече, РФ ФА академигы (Мәскәү). Фәдис Ганиев (1967), җырчы, БР халык артисты (2008) (Уфа). Фәрит Ганиев (1964), юрист, VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. БР Башлыгы ярдәмчесе (2015). Фуат Ганиев (1930-2016), тел галиме, фән докторы, РФ (1996), ТАССР (1989) атказанган фән эшлеклесе. Хәбиб Ганиев (1909-1970), генерал-майор (1943). Хәбибрахман Ганиев (1910-), ювелир.
Ганиева Венера Ганиева Тамара Ганиева Моны да карагыз Габделганиев Галиев Галиева
Чыганаклар Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр