Луҗ операциясе — Беренче бөтендөнья сугышының Көнчыгыш фронтында булган зур бәрелеш.
Яклар планнары 1914 елның сентябрьдә рус гаскәре австриялеләрне Галиция бәрелешендә җиңде һәм Перемышль кальгасе 8-нче рус гаскәре тарафыннан камалышка алынган. Алманнарның Варшауны басып алуның беренче омтылышы да Висла елгасындагы бәрелештә уңышсызлыкка очраган.
Рус сәргаскәрлегендә уңышны ничек үстерергә хакында бердәмлек булмаган. Бөек кенәз һәм Россия армиясенең баш сәргәскәре Николай Николаевич Көнчыгыш Пруссиядә һөҗүм итү тарафдары булган, шул ук вакытта штаб башлыгы Силезиягә һөҗүм итү тарафлы иде.
Көнчыгыш фронтында вазгыятьне үз файдасына үзгәртү өчен алман сәргаскәрлеге үзе һөҗүмгә барырга булды.
Операция барышы 11 ноябрь көнне, Маккензенның 9-нчы алман гаскәре Ренненкампфның 1-нче рус гаскәренең V Себер корпусына һөҗүм итте. Һөҗүм нәтиҗәсендә рус 1-нче һәм 2-нче гаскәрләр арасында тишек хасил булды. Шул ук вакытта Шейдеманның 2-нче рус гаскәре чолганышка эләкмәсен өчен Луҗка чигенә башлады.
Луҗны көнчыгыштан һәм көньяктан «урап алу» өчен Маккензен Р.Шефферның бәрү төркемен җибәрде, ул 18-19 ноябрьдә зур югалтулар белән 2-нче рус армиясенең уң флангын урап узып Луҗ — Петроков юлында аның тылына чыкты. Биредә ул Плевеның 5-нче рус гаскәреның корпуслары тарафыннан туктатылган.
Лович янында булдырылган 1-нче рус гаскәренең бәрү төркеме һөҗүмгә күчте һәм Брезин шәһәре тирәсендә 2-нче рус гаскәре белән фронтны берләштергәннәр. Моның нәтиҗәсендә 2-нче рус гаскәрен урап узмакчы булган Шефферның бәрү төркеме үзе камалышка эләккән. 23-24 ноярьдагы сугышларда Шефферның төркеме 40 мең кешене югалткан. Ләкин Ренненкампфның ялгыш хәрәкәтләр аркасында, Шефферның төркеменең калдыклары 24 ноябрь көнне камалыштан чыга алганнар.
Алманнар Луҗга басымны декабрьга кадәр дәвам иткәннәр, ләкин алар русларның каршылык күрсәтүен җиңә алмаганнар. Сугыш кирәк-яраклары җитешмәве сәбәпле руслар, Варшауга якынрак яңа саклану сызыгын корыр өчен чигенгәннәр.
Нәтиҗә 1914 елның иң эре бәрелешләрдән берсе билгесез булып чыккан. Рус гаскәрләрен чолгап алмакчы булган алман гаскәрләре үзләре «капчык»ка эләккәннәр; үз чиратта русларның да Алманиягә бәреп керү планы тормышка ашмаган.
Искәрмәләр
Төркем:Әлифба буенча бәрелешләр Төркем:Беренче бөтендөнья сугышы бәрелешләре Төркем:Россия бәрелешләре Төркем:Алмания бәрелешләре Төркем:Австрия-Маҗарстан бәрелешләре Төркем:Польшада булган бәрелешләр Төркем:Мазовия воеводалыгы тарихы Төркем:Лодзь воеводалыгы тарихы Төркем:1914 ел Төркем:Ноябрь Төркем:Беренче бөтендөнья сугышында Алмания Төркем:Беренче бөтендөнья сугышында Россия