Рамилә Искәндәр, Рамилә Риф кызы Хисамова, (1977 елның 24 июне, СССР, РСФСР, Чиләбе өлкәсе, Коншак) ― Россия театр һәм кино артисты. «Алтын Лира» театр премиясе лауреаты.Россия Федерациясенең атказанган артисты (2021).
Тәрҗемәи хәле
1977 елның 24 июнендә Чиләбе өлкәсендәге татар авылы Коншакта туган. Әтисе ― инженер, әнисе ― биология укытучысы. Балачакта музыка мәктәбенең баян һәм хорда җырлау сыйныфларына йөри, фольклор ансамбленең солисты була, күп ярышларда катнаша. Сәхнә тормышы белән балачактан таныш була. Мәктәптән соң, Чиләбе сәнгать һәм мәдәният институтын (Чиләбе драма театры сәнгать җитәкчесе Наум Орлов курсы) тәмамлый (1990). 2нче курстан Чиләбенең драма театры һәм ТЮЗы сәхнәләрендә уйный башлый. Укучылар белән театр студиясе, телевидениедә «Янәшә дөнья» (Параллельный мир) авторлык тапшыруы алып бара Дебюты ― «Чия бакчасы» (Вишневый сад) спектаклендә Аня роле.
2002 елдан Мәскәүдә. Станиславский исемендәге театрда (2002―2007), Россия академия яшьләр театрында (РАМТ) (2003―) эшли. ТВ тирәли сайты
2023 елның сентябрендә өендә һәм машинасында ике килограммга якын мефедрон табылганнан соң, Мәскәүдә тоткарлана. 14 сентябрьдә Пензаның суды аны 21 октябрьгә кадәр сак астына ала Заслуженную артистку России поместили в СИЗО за сбыт наркотиков. Новости Mail.ru, 14.09.2023
Иҗаты
Уйнаган спектакльләре Станиславский исемендәге театрда «Мастер һәм Маргарита» «Хлестаков» «Корсак авылыннан 7 изге» (Семеро святых из деревни Брюхо) «Кара тавык» (Черная курица) «Җәйге төндә йокы» (Сон в летнюю ночь)
РАМТда «Ал җилкәннәр» (Алые паруса) - Ассоль «Гупешка» - Тамара «Белмәмеш-сәяхәтче» (Незнайка-путешественник) - Галочка «Платонов. III акт» - Софья Егоровна «Саран» (Скупой) - Фрозина «Чехов-GALA» - Татьяна Алексеевна «Монда таңнар тыныч» (А зори здесь тихие) — Женя «Мордар» (Самоубийца)— Раиса Филипповна «Rock’n'roll» — Элеонор, Эсме Театрга билет сайты
Фильмографиясе Баштарак дубляжда гына катнаша (барлыгы 48 фильмда дубляж ясый). 2005 — Оператив тәхәллүс 2 (Оперативный псевдоним-2) — Герда 2007 — Экспертлар (Эксперты) (сериал) — Анна 2008 — Хиромант-2 — Лариса 2008 — Гомуми терапия (Общая терапия) (сериал) — Екатерина 2009 — Сине эзләргә чыгам (Выхожу тебя искать) — эпизод 2009 — Тәкъдим ителүче шартлар (Предлагаемые обстоятельства) — Лика 2009 — Феникс эзеннән (По следу Феникса) — эпизод 2009 — Йөрәккә нишләргә (Как же быть сердцу) — эпизод 2009 — Патша (Царь) — Мария Темрюковна (реж. Павел Лунгин) 2010 — Тавышлар (Голоса) — Ульяна 2010 — Шундый гади тормыш (Такая обычная жизнь) — Стася 2011 — Прокуратура (сериал) — Вида 2011 — Фурцева. Екатерин турында легенда (сериал) — Мария 2011 — Ир туганнар (Братья) (сериал) — Александра анакай 2011 — Акылсыз юбилей (Безумный юбилей) — Ольга 2012 — Бигль — Алина Сергеевна
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Алтын Лира» театр премиясе 2021 ― Россия Федерациясенең атказанган артистыУказ Президента Российской Федерации от 15 марта 2021 года № 142 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» Гаиләсе Улы Тимур (2013)Йолдызлар турында сайт. Искәрмәләр
Сылтамалар Кино-театр сайты Р. Искәндәрнең шәхси сайты
Төркем:XX гасыр актрисалары Төркем:XXI гасыр актрисалары Төркем:Русия актрисалары Төркем:Россия кино актрисалары Төркем:Татар артистлары Төркем:Чиләбе дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Чиләбе татарлары Төркем:Русиянең атказанган артистлары