Диләрә Әүхәдиева (Диләрә Рәүф кызы Әүхәдиева) – Россия театр һәм кино артисты.
Тәрҗемәи хәле 1986 елның 27 ноябренда Казанда туган. Мәктәптә укыган елларда кече сәнгать академиясендә шөгыльләнә, рәсем түгәрәгенә йөри, театр түгәрәгендә шөгыльләнә, бал биюләре, гимнастика, аэробика белән ныклап мавыга.
Урта мәктәпне укып бетергәч (2005), Казан театр училищесында (Ю. Карева сыйныфы) укый, Мәскәүдә МХАТ мәктәп-студиясен (К. Райкин остаханәсе) (2009) тәмамлый.
Иҗаты
Театрдагы рольләре Яшенле яңгыр (Гроза), А. Островский – Варвара Отелло, У.Шекспир – Эмилия Гамлет, У.Шекспир – Гертруда Стравинский. Уеннар (реж. Алла Сигалова) – солист
Фильмографиясе 2011 — Елена, реж. А. Звягинцев – Ирина (фильмда Дания Агишева белән бергә уйный) 2011 — Материк, реж. С.С. Говорухин — Варя 2011 — Кешеләр җире (Земля людей), реж. С. Говорухин () 2010 — Дивар аркылы үбү (Поцелуй сквозь стену), реж. В. Акапян — Леля Кинопоиск.ру сайтында
Бүләкләре «Стравинский. Уеннар» (реж. Алла Сигалова) спектакле белән: 2008 — "ТВОЙ ШАНС" фестивалендә Гран — При 2008 — ВГИК фестивалендә лауреат
Сылтамалар К. Райкин остаханәсе фотолары
Искәрмәләр
Төркем:Казан уку йортларын тәмамлаучылар Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:МХАТ мәктәп-студиясен тәмамлаучылар Төркем:Россия кино артистлары