Гүзәл Сөләйманова (Гүзәл Наил кызы Сөләйманова, ) — балет биючесе, педагог, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2008), БР халык (2003), РФ атказанган (2007) артисты.

2023 елның сентябреннән ― БР Мәдәният министрлыгында һөнәри сәнгать бүлеге башлыгы Лейла Аралбаева. Балерина Гузель Сулейманова приступает к работе в министерстве культуры Башкортостана. ИА «Башинформ», 26.09.2023.

Тәрҗемәи хәле 1979 елның 10 июнендә Уфа шәһәрендә туган. Башлангыч сыйныфларда 20нче башкорт гимназиясендә укый. Кече яшьтән «Ләйсән» балет студиясендә шөгыльләнә башлый. Уфада хореография укуханәсен (1997), Казанда мәдәният һәм сәнгать академиясен (2003) тәмамлый. 1994 елдан Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында эшли, 1997 елдан әйдәүче солист. Р. Нуриев исемендәге халыкара балет сәнгате фестивалендә күп мәртәбәләр катнаша. Каһирә шәһәрендә Cairo opera house театрында «Дон-Кихот» һәм «Щелкунчик» премьераларында (2005), ЮНЕСКО штаб-фатирында сәнгать осталары гала-концертында бии (2008).

Иҗаты

Төп партияләре Лиза (П. Гертель. «Артык саклану»), Сильфида (Х. Левенсхольд. «Сильфида»), Жизель (А. Адан. «Жизель»), Анель, Франциска (И. Штраус. «Зәңгәр Дунай»), Китри (Л. Минкус. «Дон-Кихот»), Никия, Гамзатти (Л. Минкус. «Баядерка»), Вакх кызы (Ш. Һуно. «Вальпургия төне»), Одетта-Одиллия (П. Чайковский. «Аккош күле»), Аврора (П. Чайковский. «Йокыга талган гүзәл»), Мари (П. Чайковский. «Щелкунчик»), Мария (Б. Асафьев. «Бакчасарай фонтаны»), Джульетта (С. Прокофьев. «Ромео һәм Джульетта»), Көлбикә (С. Прокофьев. «Көлбикә»), Кармен (Бизе-Щедрин. «Кармен-сюита»), Гайшә (К. Караев. «Җиде гүзәл»), Зәйтүнгөл, Кечкенә торналар (Л. Степанов, З. Исмәгыйлев. «Торна җыры» ), Гөлҗан (Л. Исмәгыйлева. «Хуҗа Насретдин»), Йолдыз, Иркә (Л. Исмәгыйлева. «Аркайым») һ.б.

Гастрольләре Уфа опера-балет театры составында АКШ, Италия, Һолландия, Мисыр, Португалия, Таиланд, Бразилиядә гастрольләрдә булды. Мисыр, Греция, Кытай, АКШ, Гватемала, Испаниядә шәхси ангажементы узды.

Партнерлары К. Пакетт (Grand Opera), Р. Рыкин (Бостон балет компаниясе), П. Москвито (Балет труппасы, Дрезден), Д. Тамазлакару (Берлин, Staatsballet), А. Евдокимов, К. Иванов, М. Ивата (Мәскәү, Зур театр).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре БР атказанган артисты (1998) Ш. Бабич премиясе (2000) БР халык артисты (2003) Россиянең атказанган артисты (2007) Салават Юлаев премиясе (2008) Искәрмәләр

Сылтамалар БР мәдәни тормышы Уфа опера-балет театры сайты

Төркем:Башкортстанның атказанган артистлары Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Шәехзадә Бабич премиясе лауреатлары