Анисим Асламас (псевдоним, чын исеме Анисим Василий улы Васильев, ) – композитор, РСФСР (1976), ЧАССР (1970) атказанган сәнгать эшлеклесе.
Тәрҗемәи хәле 1924 елның 24 июлендә ЧАӨ (хәзерге Чуашстан Ядернә районы) Вурманкас-Асламасы авылында туган. Гаиләсе музыка сөюе белән аерылып торган: барысы да гармунда уйный белгән. Олы абыйсы энесенә җиде класстан соң музыка укуханәсенә керергә тәкъдим итә. 1937 елда Чабаксарда музыка укуханәсенең әзерлек бүлегендә укый башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, укуханә ябыла.
Бөек Ватан сугышында 1942 елның сентябрендә Анисим армиягә алына. Мари АССР Сурок шәһәрендә Сталинград өчен әзерләнүче полкка эләгә. Фронтка 1943 елның язында җибәрәләр. Орёл-Курск дугасында сугышларда элемтәче-телефончы буларак катнаша. «Сугышчан уңышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Беларус, Көнчыгыш Пруссия, Польша, Алмания җирләрендә яуда катнаша. 1945 елда контузиядән соң хәрби хезмәттән азат ителә. 1948 елга кадәр Киев консерваториясендә (профессор Б. Лятошинский сыйныфы) укый. Саулыгы начараю сәбәпле, Чуашстанга кайтырга мәҗбүр була. Чабаксар музыка укуханәсендә, Чабаксар педагогия институтында укыта, яшь тамашачы театрында эшли. Мәскәү консерваториясендә укый (1955-1960) Чуаш белешмәлегендә
Иҗаты
15 яшендә Ф. Тютчев сүзләренә «Язгы сулар», «Язгы күкрәү» романслары яза. Бөек Ватан сугышы фронтларында каһарман сугышчыларга багышлап, «362- Кызыл байраклы дивизия җыры» , «Фронт пешекчкләре триосы», «Сөеклемә хат» әсәрләрен язды. Сугыш темасына соңыннан «Өзелгән вальс» операсын иҗат итте. Яшь тамашачы театры өчен 15 спектакльгә («Өлгергәнлек аттестаты», «Кыз әтисен эзли», «Суворовчылар», «Алексей Пешков», «Кыек көзгеләр патшалыгы», «Ярлылык гөнаһ түгел» Һ.б.) музыка язды. Мәскәүдә укыганда «Икенче квартет», «Фортепиано белән оркестр өчен икенче концерт», «Җөмһүрият өстендә кояш балкый» кантатасы, К. Иванов сүзләренә «Шагыйрь истәлегенә» вокал-симфоник поэмасы («Нарспи һәм Сетнер» балеты (1976) итеп үстерелә). Диплом эше - «Айдар» (Изге имәнлек) операсы Чуаш дәүләт опера һәм балет театрында зур уңыш белән бара.
А. Асламас, халык җырларын өйрәнеп, Чуашстан, Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсе, Сембер өлкәсе чуашлары янына фольклор экспедицияләренә чыга. 100 халык җырын эшкәртеп, җыентык чыгара. Җыр китаплары: «Яшьлек», «Шатлык җырлары», «Тыныч тормыш өчен», «Идел ярларында», «Ягымлы ягым, чуаш ягым», «Җырым минем- язмышым минем» . Оркестр өчен һәм камера-инструметаль музыка иҗат итә: Симфония, фортепиано һәм оркестр өчен «Чуаш рапсодиясе», оркестр һәм гобой өчен концерт, «Борынгылар җыры» (1967) инструменталь пьесалары. Космонавт А.Г. Николаевка багышланган «Космос бертуганнары вальсы», «Космос симфониясе» (1975) иҗат итте.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1976) ЧАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1970) ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1952)
Чыганаклар А. Максимова. А.В. Асламас. Çӗнтеру çулӗ (Вурнар районы газетасы), 2009, 25 июль.
Сылтамалар Чуаш белешмәлеге
Чуаш дәүләт архивы сайты
Искәрмәләр
Төркем:ССРБ композиторлары Төркем:Россия композиторлары Төркем:Чуашстан композиторлары Төркем:Чуаш композиторлары Төркем:Мәскәү консерваториясен тәмамлаучылар Төркем:РСФСР атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Чуашстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Мөгаллимнәр