Таңчулпан Гарипова, Таңчулпан Хизбулла кызы Гарипова (, 1947 елның 22 сентябре, БАССР Баймак районы, Күсәй) — язучы, укытучы. БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Салават Юлаев премиясе лауреаты (2006). Башкорстанның халык язучысы (2018). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1986).
Тәрҗемәи хәле 1947 елның 22 сентябрендә БАССР Баймак районы Күсәй авылында туган. Түбә урта мәктәбен (1966), Уфада дәүләт университетын тәмамлый. Мәктәптән соң 2 ел Күсей авылы клубы мөдире булып эшли. Университетны тәмамлагач, Уфада тарих, тел һәм әдәбият институтында эшкә калдырыла.
1975-1977 елларда Баймак, Учалы районнары мәктәпләрендә укыта, Учалы музыка мәктәбендә, «Урак һәм чүкеч» газетасында эшли. Учалы районы «Башкирия» совхозында иҗади командировкада санала. 1990-1996 елларда «Җаек» газетасы мөхәррире урынбасары, Учалы язучылар оешмасы киңәшчесе, 1996 елдан Сибай язучылар оешмасы җаваплы сәркатибе. 2000-2004 елларда «Ватандаш» журналында эшли. Күгәрчен китапханәсе сайтында
Иҗаты
Иҗат юлын укытучы булып эшләгәндә башлый. Әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килә, шуңа күрә аның беренче хикәяләрендә үк күзәтүчәнлеген, оста каләмен ачык билгеләргә мөмкин була. Беренче китабы – «Ялан чиясе» (1982). Икенче китабы – «Күгәрчен җыры» (1987). «Ай белән кояш бер генә» (1990) повестенда әхлак мәсьәләсен калку куя. «Бөйрәкәй» (1997-2004) роман-эпопеясендә бер гаилә язмышы аша ил тарихын чагылдыра.
«Яңгыр көткәндә», «Бәхеткә качканнар», «Гыйльмияза» пьесалары театр сәхнәләрендә уйналды. «Җәй ташы» пьесасы буенча төшерелгән «Сөмбелнең җиденче җәе» нәфис фильмы (реж. Б.Юсупов) халыкара кинофестивальләрдә катнашты: «Сталкер» (2002; Мәскәү) – тәнкыйтьчеләрнең «Алтын фил» премиясе; «Киношок» (2004; Анапа), «Алтын Мөнбәр» (2005; Казан). башинформ сайты
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1994 — БР атказанган мәдәният хезмәткәре. 2006 — Салават Юлаев премиясе — ««Бөйрәкәй» () (1997-2004) романы өчен». 2018 — Башкорстанның халык язучысы Тансулпан Гарипова стала народным писателем Башкортостана. ИА «Башинформ», 08.06.2018 . Әсәрләре «Ағиҙел», «Башҡортостан ҡызы» журналларының еллык премияләренә лаек була. 2024 — Салават Юлаев орденыЛәйлә Аралбаева. Писатели Башкортостана на ярмарке «Китап-байрам» получили награды. Башинформ, 27.05.2024 2024 — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театрының Таңчулпан Гарипова әсәре буенча куйган «Бөйрәкәй» спектакле «Алтын битлек» премиясенә тәкъдим ителәЛейла Аралбаева. Спектакль Башдрамы заявлен на премию «Золотая маска». ИА Башинформ, 5.08.2024.
Искәрмәләр
Чыганаклар Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988.
Сылтамалар Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә башкорт телендәге әсәрләре рус телендәге әсәрләре башка телләрдәге әсәрләре башка чыганаклар Башкортстан (белешмәлек) БР әдәби картасы
Төркем:Башкортстан язучылары Төркем:Башкорт язучылары Төркем:ССРБ язучылары Төркем:Россия язучылары Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Мөгаллимнәр Төркем:Журналистлар Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Драматурглар Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкортстанның халык язучылары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары