Мифтахов — фамилия.

Татарча Википедиядә бу фамилия кулланып ясалган түбәндәге мәкаләләр бар: Айрат Мифтахов (1990), Әлмәт театры актеры (2011 елдан), «Тантана» премиясе лауреаты (2022). Альберт Мифтахов (1932-), компрессор төзү белгече, фән докторы, ТАССР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1987). Бәйрәм Мифтахов (1953), укытучы-методист. Вәдүт Мифтахов (Вәдүт Мифтах, 1915—1942), шагыйрь, Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Зөфәр Мифтахов (1938), тарихчы, профессор. Каюм Мифтахов (1892—1948), галим-фольклорчы, «Манас» эпосын язып алучы. Мансур Мифтахов (1947), химия фәннәре докторы (1988), профессор (1991). БР (1994), РФ (2007) атказанган фән эшлеклесе. БР ФА мөхбир әгъзасы (1998). Ринат Мифтахов (1937-), актер, ТАССР халык артисты (1988). Риф Мифтахов (17.09.1939), шагыйрь, БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1990). Рөстәм Мифтахов (1957), биомеханика белгече, фән докторы. Сәгыйть Мифтахов (1907—1942), язучы, драматург. Фәрид Мифтахов (1968) — эшмәкәр, танылган меценат һәм җәмәгать эшлеклесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2020 ел).

Мифтахова Наилә Мифтахова (1934), тел галиме, ТАССР атказанган фән эшлеклесе (1989). Рәхилә Мифтахова (1940—2000), җырчы, ТР халык (1993), РСФСР атказанган (1981) артисты. Сиринә Мифтахова, драма актрисасы, «Әдәби көрәш» җиңүчесе.

Моны да карагыз Мифтахетдинов

Чыганаклар Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.

Төркем:Шәхесләр Төркем:Фамилияләр