Миңлегәрәй I (; 1445—1515) — Кырым ханы (1467, 1469—1475, 1478—1515). Гәрәйләр нәселеннән. Кырым ханлыгы нигезлүчесе Хаҗигәрәйнең кече улы. Җирле халкының ярдәменә һәм Кәфәдәге генуя колонистларына таянып, Хаҗигәрәйнең олы улы Нурдәүләтне тәхеттән бәреп төшергән. Хаҗигәрәй дәверендә Кырым ханлыгы Алтын Урда составыннан тәмам чыккан (1441), Миңлегәрәй дәверендә исә ул Төркиядән вассаллык бәйлелеккә эләгә (1475 елдан). Миңлегәрәй Олы Урда ханы Әхмәд һәм аның уллары белән озак вакыт сугыш алып барган, ә 1502 елда ул аны тәмам җимерә. Миңлегәрәй Польшага каршы сугышкан һәм Төркияненң Молдавиягә каршы сугышында катншкан. Хакимлекнең азагында Русиягә берничә мәртәбә яу чапкан.
Kaynak ve lisans
Kaynak: Wikipedia — Миңлегәрәй I · katkı geçmişi.
Metin: CC BY-SA 4.0.
Metin düzenlemesi hakkında
Viki işaretlemesi ve şablonlar çıkarıldı; uzun metinler kısaltıldı.