Тумhttp://www.antat.ru/ru/iyli/publishing/book/2015/Этимологический%20словарь-2%20том.pdf яки Томск () — Россиядәге шәһәр, Тум өлкәсенең административ үзәге. Көнбатыш Себернең көнчыгышында, Том елгасының ярларында урнашкан. Шәһәрдә елга порты, тимер юл станциясе, аэропорт бар.

2018 ел җанисәбе буенча шәһәрдә 574 002 кеше яши2010 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны.

Тум 1604 елда барлыкка килгән. 1804—1925 елларда Томск губернасы үзәге. Шәһәр 19 гасырның 30-еллары охиридан, Тум вә Янәсәй губерналарында алтынны күпләп чыгара башлавы сәбәпле, Себернең мөһим сәүдә, кәсепчелек вә транзит үзәгенә әверелгән. Томскида 1880 елда Россиянең Азия өлешендә беренче университет, 1896 елда Себердә беренче югары техника уку йорты — технология институты ачылган. Патша Россиясе дәверендә сөрген урыны булган.

Томскида машиналар төзү һәм метал эшкәртү (җиһазлар төзү, электротехника сәнәгате, муентерәкләр (подшипниклар), әсбаплар һ.б.), химия, агач эшкәртү, азык-төлек, җиңел сәнәгатьләре үсеш алганнар. Төзелеш материаллары ширкәтләре бар. Шәһәрдә РФА Себер бүлекчәсенең гыйльми үзәге; 7 югары уку йорты (шул исәптән, Томск дәүләт университеты), 10 театр, музейлар (шул исәптән, Томск университеты музее), Ботаника бакчасы бар. Мигъмарият һәйкәлләре: Воскресение чиркәве (18 гасыр азагы — 19 гасыр башы), сәүдә рәтләре (18—19 гасырлар) сакланган.

2020 елның 2 июленнән — «Хезмәт даны шәһәре» Указ о присвоении почётного звания Российской Федерации «Город трудовой доблести».

Халык 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/census.php?cy=0 1926 1939 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg2.php 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 52 221 92 485 ~145 000 248 823 338 389 420 730 501 963 487 838 524 669 Милләтләр (2010): урыслар — 91,7%, татарлар — 1,7%, украиннар — 1,0%.

Истәлекле урыннары

Ак мәчет Кызыл мәчет

Эчке бүленеш Шәһәр 4 районга бүленә: Киров районы Совет районы Ленин районы Октябрь районы

Шәһәрдә туган күренекле кешеләр Татарлар Галия Измайлова (1923-2010), балет биючесе, ССРБ халык артисты (1962). Рәис Бохараев (1929-2009), КДУ профессоры. Роза Исмәгыйлева (1928), Африка белгече.

Татар матбугаты

Себер юксыллары Тум сүзе Чулпан

Моны да карагыз Татар бистәсе (Томск)

Искәрмәләр

Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Тум