Рәсим Низамов, Рәсим Мөхәммәт улы Низамов (Расим Мухаметович Низамов, 1973 елның 1 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Төрек-Тәмте) ― эстрада җырчысы (баритон), Татарстан Республикасының атказанган һәм халык (2018) артисты.
Тәрҗемәи хәле 1973 елның 1 декабрендә Бүген райондашыбыз, Татарстанның халык артисты Рәсим Низамовның туган көне - 50 яшьлек юбилее. tulachi.ru Татарстан АССР Саба (1991 елдан Теләче) районыТөрек-Тәмте. ite.antat.ru Төрек-Тәмте авылында туган. Әтисе Мөхәммәт ― машина йөртүче, әнисе Венера хисапчы булып эшләгән. Гармунга тартылу әнисе ягы туганнарыннан килә. Дүрт яшендә иске гармунда көйләр чыгара башлаган, яңа хромка сатып алганнар. Мәктәпкә укырга кергәч, бәйрәмнәрдә гармунда уйнаган, тәнәфесләрдә күмәк бию оештырган. Югары сыйныфларда алты чакрым ераклыктагы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенә йөреп укыган, район конкурсларында җырлар белән катнашканЭльвира Шакипрова. Рәсим Низамов: «Сәхнә – чүп җыя торган урын түгел». Шәһри Казан, 07.10.2022.
Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын «музыка укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган (1996, остазы Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев). Студент вакытта ук концертлар белән авылларга чыга башлаган. «Ягымлы яз» (3нче урын), «Татар җыры» (1993, 1995, 1997 ― 1нче дәрәҗә лауреат) конкурсларында катнашканРәсим Низамов: Якыннарыма кирәклегемне тою мөһим (интервью). Туйлар.ру.
Казан дәүләт консерваториясенә кереп, 4нче курска кадәр укыган. Шул елларда сәхнәдә җырлый, гастрольләргә чыга башлаган.
Теләче районы Мәдәният йорты аккомпаниаторы булып эшләгән (2018). Соңгы вакытта Мамадыш районында атнга бер тапкыр укучыларга вокал дәресләре бирә.
Таһир Якупов исемендәге Ачык Бөтенроссия музыка фестиваленең жюри рәисе (2025)Юлай Низаев. Таһир Якупов исемендәге фестивальне икенче елга зуррак масштабта үткәрергә ниятлиләр. Татар-информ, 5.11.2025.
Иҗаты «Каеннар арасында» җыры белән популярлашып киткән (сүзләрен Роберт Миңнуллин, көен Оскар Усманов иҗат иткән). «Союз Продакшн» үзәге «Каеннар арасында» җырына клип төшергәнГөлинә Гыймадова. Рәсим Низамов: «Элек җырчы булу өчен укырга кирәк иде, хәзер тамада булу да җитә». Ватаным Татарстан, 27.01.2023.
Рәсим Низамов җырчы буларак кына түгел, җырлар авторы буларак та билгеле. Ул үзе җырга көйләр һәм текстлар яза, бу аңа тирән шәхси һәм эмоциональ әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Аның репертуарында мәхәббәт, Ватан, гаилә һәм тормыш кыйммәтләре турында җырлар барВ Пирамиде в Казани состоялся юбилейный концерт Расима Низамова, который отметил свой 50-летний юбилей и 25 лет на сцене. Штаб татар Москвы, 26.02.2024. Фәнис Яруллин шигырьләренә Зимфира Гыйльметдинова. Татар җырчылары. Кадерле мизгелләр. «Безнең мирас», 2021 ел, № 3. ― Б.110-11., Фирзәр Мортазин, Зөфәр Хәйретдинов, Марсель Иванов, Фәрит Хатыйпов белән бик күп җырлары бар.
Репертуарында «Узмый торчы, гомер», «Борылып карама», «Ай-һай, дөнья», «Рамбар юллары», «Авыл карчыклары» (Харрас Әюп сүзләре), «Сандугачлар», «Сөюемне аңларсың», «Шанталы», «Әнкәй сагышы», «Сөю дөньясы», «Сәламеңне алдым», «Вәгъдә бирдем», «Дөнья», «Әнкәй», «Эх, тәгәри тәгәрмәчләр», «Бергә яшәү бәхет», «Язмагандыр инде», «Калмыя», «Чын дус», «Сагыну», «Туган җирем», «Татар егете», «Син дип тибә йөрәгем», «Оныт барлык үпкәләрне», «Сагындым сөйгәнемне» (Халисә Мөдәррисова сүзләре), «Сыерчыклар», «Яратып кавышканнар», «Ялгыз алмагач», «Болытлар агар инде» (Сиринә Зәйнетдинова белән бергә) һ.б. җырлар бар.
Рәсим Низамов фикеренчә, хәзерге вакытта татар эстрадасында һәвәскәрләр һәм профессиональ артистлар арасындагы чикләр югала бара: «Кеше җырлау белән мавыкса да, ул камиллеккә омтылырга, белем алырга һәм вокал дәресләренә йөрергә тиеш»"Не всех можно назвать певцами": Расим Низамов заявил, что на сцене много любителей. kazanfirst.ru, 18.06.2025Илгизә Галиуллина. Рәсим Низамов: «Кешенең исемен популярлаштыра аласыз, әмма җырчы ясый алмыйсыз». Шәһри Казан, 12.12.2025.
Альбомнары 2000 ― Сагындым сөйгәнемнеСагындым сөйгәнемне 2000 Рәсим Низамов. Apple Music 2006 ― Узмый торчы, гомерУзмый торчы, гомер. Album by Расим Низамов. Apple Music 2009 ― Яңа таңнар көтә Болытлар агар инде Рәсим Низамов (54 җыр) Альбом Расим Низамов. music.mts.ru Һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган артисты 2018 ― Татарстанның халык артисты ― нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өченУказ Раиса Республики Татарстан № YII-416 от 09.06.2018 2023 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале ― күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Якташыбыз Рәсим Низамов «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. Теләче-информ, 1.12.2023
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны белән бер институтта, бер курста укыганнар. Энҗе Азат кызы Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлаган, Казан шәһәренең 3 нче «Курай» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы (2024) Низамова Эндже Азатовна. МБДОУ «Детский сад №3»Хатыным Энҗе белән без институтта бергә укыдык. «Мин сине шундый сагындым» ВКонтакте, 20.05.2023. Олы уллары Рүзәл (татар-төрек лицеен, музыкага бәйле булмаган 2 югары уку йортын тәмамлаган; Миңгол Галиевта вокал дәресләре алган), Рүзәлнең хатыны Сәрия (Чаллыдан, әти-әниләренең чыгышлары Минзәлә районы Дәвек авылыннанГөлназ Хәбибуллина. Рәсим Низамов гаиләсендә туй: «Акыл белән, аңлы рәвештә гаилә кордылар». Интертат, 4.08.2026. Кече уллары Равил (Сембер авиация институтында очучылыкка укый). Ике малайның яшь аермасы ― 10 елЛәйсән Низамова. Энҗе һәм Рәсим Низамовлар: «Гаилә ул – тыл. Тылсыз фронт булмый». «Мәгариф» 28.05.2025. Рәсим Низамов волейбол белән даими шөгыльләнәГөлшат Мингазизова. Рәсим Низамов: Эстраданы сүгәләр, әмма аңа юл күрсәткән кеше юк. Матбугат.ру, 14.02.2017, дуслары белән атнага ике мәртәбә «Динамо» спорт комплексында җыелышып волейбол уйныйлар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Ачыктан-ачык. Рәсим Низамов. Видео, 00:26:21. Рәсим Низамов: «Якыннарыма кирәклегемне тою мөһим» (интервью). Туйлар.ру Рәсим Низамов. «Сөйләшергә вакыт», 15.06.2025. Видео, 00:48:00
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Баритоннар Төркем:«Татар моңы» конкурсы лауреатлары