Өбәй ибне Кәгъб әл-Хәзрәж ( туган ?. Мәдинә, үлгән 649, шунда ук.) — Мөхәммәдт Пәйгамбәрнең сәхабәсе һәм аның кятибе (сәркатибе).. Коръәнне матур итеп уку осталыгы өчен аңа Сәййид әл-Курра (карыйларның карыйы) дигән кушамат бирелгән. Корьәнне матур итеп укый белгән өчен Әл-Кура (карыйларның карый) дигән исем алган
Биографиясе Аның тулы исеме: Өбәй ибн Кәгъб ибн Кайс әл-Хазраҗи. Мәдинәдә туган һәм Хәзраҗи кабиләсеннән чыккан. Мосолманнарның Мәдинәгә күченгәненә чаклы (һиҗрәт) ислам динен кабул итә, Гәкабәда чакта икенче антта катнаша. Бәдер, Өхүд, Ур сугышларында һәм мосолманнарның мөшрикләргә каршы башка яуларында катнаша. Үхүд янындагы сугышта Үбә авыр яралана
Ислам динен кабул иткәнче, Өбәй ибн Кәгъб укый-яза белгән аз санлы кешеләрнең берсе була. Һиҗрәттән соң, ул Мәдинә халкы арасыннан аның беренче сәркатибе була. Ул Мөхәммәткә җибәрелгән илаһи вәхиләрне язып ала һәм Коръәннең иң яхшы укучысы булган. Мөхәммәд пәйгамбәр аны Муаз ибн Җәбәл, Зәйд ибн Сабит һәм Әбү Зәйд кебек Коръән галимнәре арасында урнаштыра. Ул Мәдинә мәчетендә Коръән укытучысы итеп билгеләнә. Өбәй шулай ук Коръән тәфсирендә (тәфсир) зур белгече һәм Мәдинәдә Коръән тәфсиренең тулы бер мәктәбенә нигез салган .
Өбәй фикһ галиме булган һәм хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр заманында да фәтвалар чыгапган. Бу хөрмәткә лаек булганнар арасында Гомәр ибнел әл-Хаттаб, Госман ибне Гаффан, Гали ибне Әбү Талиб, Муаз ибне Җәбәл һәм Зәйд ибнел Сабит бар. Мөхәммәт шулай ук Өбәйне хөкүмәт вазифаларына билгеләгән. Ул Бали, Үзрә һәм Бәнү Сәгъд кабиләләреннән зәкят җыючы булган .
Өбәй күп кенә яхшы сыйфатлары белән аерылып торган, аскет тормыш рәвеше алып барган, тәкъва һәм Аллаһтан куркып яшәгән кеше булган. Пәйгамбәр үлгәннән соң, ул җәмәгать һәм дәүләт эшчәнлеген дәвам иткән. Ул хәлифәләр Әбу Бәкер һәм Гомәрнең якын сердәше һәм киңәшчесе булган. Аның риваятьләреннән берничә дистә хәдис тә билгеле .
Өбәй ибн Кәгъб якынча 649 елда вафат була.
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар Мөхәммәт пәйгамбәрнең сәхәбәләре
Төркем:Сәхабәләр Төркем:Мәдинәдә вафатлар Төркем:VII гасырда вафатлар Төркем:649 елда вафатлар Төркем:1 меңъеллыкта туганнар