Мәсүмә Эбтекар ( 21 сентябрь 1960 ел, Тәһран) — Иран сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе. Иранның хатын-кызлар һәм гаилә эшләре буенча вице-президенты (2017—2021).
Тәрҗемәи хәле Мәсүмә Эбтекар (тугандгыа исеме — Нилуфар) 1960 елның 21 сентябрендә Иранның Тәһран шәһәрендә туган. Өч яшьлек чагында Америка Кушма Штатларына килә, чөнки әтисе Пенсильвания университетында укыган була. АКШта урта мәктәп тәмамлый. Аның исеме «гөнаһсыз су лаләсе» дип тәрҗемә ителә. Мәсүмә югары белемне Иранда алган, иммунология буенча докторлык дәрәҗәсен яклый. 1979 елда Мәсүмә Эбтекар Америка илчелегендә дипломатларны аманатка алган студентларның матбугат секретаре булып хезмәт иткән; матбугат аңа «Мәрьям» кушаматын биргән. 1981 елда Мөхәммәт Хатами аны инглиз телендәге «Кайхан интернешнл» («Kayhan International».) газетасының мөхәррире итеп .билгели. Хатами гәҗит белән 1982 елда Иран мәдәният министры вазифасына билгеләнгәнче үзе җитәкчелек иткән була.
1997 елда Мөхәммәт Хатами Иран президент сайлауларында җиңә һәм Мәсүмә Эбтекарны илнең вице-президенты итеп билгели, бу вазифаны биләгән беренче хатын-кыз. 2002 елның декабрендә Мәсүмә, илдәге башка күренекле хатын-кызлар белән беррәттән, Иран Хатын-кызлар партиясен оештыручыларның берсе иде. Партия Ислам Иран фронты бүлекчәләренең берсе булып тора. Мәсумә Эбтекар Тәһранда һава пычрануына каршы көрәш һәм Фарсы култыгындагы экологик проблемаларны хәл итү өчен чаралар күрә. 2005 елда Мәхмүд Әхмәдинежад Иран президент сайлауларында җиңә, һәм Мәсумә Эбтекар вице-президент вазифасыннан алына.
2013 елда Хәсән Рухани Иран президент сайлауларында җиңә һәм Мәсүмә Эбтекар икенче тапкыр илнең вице-президенты вазифасын ала.
2016 елның декабрендә ул «Әл-Җәзирә» телеканалына Иранның Сүрия гражданнар сугышындагы роле турында интервью бирә.
Иран тарихында вице-президент булган беренче хатын-кыз бүгенге көнгә кадәр сәясәттә кала. Хәзер Мәсүмә Эбтекар Тәһран шәһәр шурасының әгъзасы булып тора, анда экологик мәсьәләләр белән шөгыльләнүен дәвам итә. Мәсүмә Эбтекар кияүдә, ике баласы барМөселман илләренең иң уңышлы хатын-кызлар-сәясәтчеләре.
Искәрмәләр
Сылтамалар Мәсүмә Эбтекар: ялкынлы инкыйлабчыдан сәяси реформаторга Мәсумә Эбтекарның биографиясе bbc.co.uk сайтында. аша Архивная копия . (ингл.) pr.aljazeera.com сайтында Мәсумә Эбтекар белән әңгәмә. Архивная копия аша. (ингл.) Мөселман илләренең иң уңышлы хатын-кызлар-сәясәтчеләре
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1960 елда туганнар Төркем:21 сентябрь көнне туганнар Төркем:Иран хатын-кыз сәясәтчеләре Төркем:Иран вице-президентлары Төркем:Шаһит Бәхешти исемендәге университетны тәмамлаучылар