Упаниша́далар (Санскрит телендә: उपनिषद्, IAST:Upaniṣad) — дини-фәлсәфи эчтәлекле Борынгы Һиндстан трактатлары. Ведаларны тулыландыра һәм Һинд диненең шрути изге язмалары төркеменә карый. Аларда күбесенчә фәлсәфә, медитация һәм Ходай табигате турында сүз бара. Упанишадаларда Ведаларның төп асылы тасвирланган дип санала, шуңа күрә аларны шулай ук «веданта» (Ведаларның ахыры, тәмамлануы) дип атыйлар һәм алар Ведантик Һинд диненең нигезе булып тораСыркин А. Я., Некоторые проблемы изучения упанишад, М., 1971Keith А. В., The religion and philosophy of the Veda and Upanishads, Half. 1-2, Camb. (Mass.), 1925. В Упанишадах главным образом описывается безличный Брахман.

Этимология «Упанишада» (Санскрит телендә: उपनिषद्, IAST: upaniṣad) — упанишадтан ясалган фигыльдән ясалган исем сүз — туры мәгънәдә «янәшә утырырга»Arthur Anthony Macdonell. A Practical Sanskrit Dictionary. p. 53.. Упа- (янәшә), ни- (аста) һәм шад (утырырга) — «укучының укытучы янында утыруы». Бу төшенчәнең мәгънәсе төрлечә аңлатыла. Кайбер аңлатулар буенча упанишадның мәгънәсе «кемнеңдер табаннары янында сүзләрен тыңлап һәм шулай итеп серле белем алып утыру». Макс Мюллер төшенчәнең мәгънәсен «гуру янында утыру һәм тыйнак итеп аны тыңлау сәнгате» дип бирә. Әмма Шанкара буенча «упанишад» сүзе шад тамырына квип суффиксын һәм упа һәм ни префиксларын кушып ясалган һәм аның мәгънәсе: «наданлыкны бетергән нәрсә». Традицион аңлату буенча «упанишад»ның мәгънәсе «иң олы рух турында белү ысулы белән наданлыкны бетерү». Башка мәгънәләре: «эзотерик доктрина» яки «серле доктрина».

Датировка Упанишадалар Санскрит әдәбиятының ниндидер билгеле периодына карый дип әйтергә авыр. Упанишадаларның «Брихадараньяка-упанишада» һәм «Чхандогья-упанишада» кебек иң борынгылары, галимнәр әйткәнчә б. э. к. VIII гасырга карый, ә күпчелек башкасы галимнәр фикеренчә б. э. к. VII гасырдан б. э. к. III гасырда пәйда булган, ә кайберләре бары тик урта гасыр периодында пәйда булган.

Һинд дине канонында Дүрт Веда үзендә монотеизм булган инде ведик диннең төрле дэвларга дан җырлаучы гимннар һәм мантралар тупланмасы булып тораРигведа, 1:164:46 «Хакыйкать бары тик бер, әмма олы фикер ияләре Аңа күп исем бирә».The history and culture of the Indian people, v. 1 — The Vedic age, L., 1957.

Соңрак пәйда булган Брахманнар йола күрсәтмәләренең тупламасы булып тора, аларда төрле каһин функцияләре тәфсилләп аңлатылганОвсянико-Куликовский Д. Н., Религия индусов в эпоху вед, в сборнике: Избр. труды русских индологов-филологов, М., 1962.

Араньякалар һәм Упанишадалар Ведантага карый. Араньякалар төрле медитатив һәм йогик практикаларны тәфсилләп тасвирлый, шул ук вакытта Упанишадаларда Ведаларда тасвирланган дини һәм фәлсәфи концепцияләр дәвам итеп аңлатыла. Упанишадаларның үзәк темасы булып кешенең үзен һәм әйләнә-тирә мохитне аңлау булып тора. Брахманнар өчен хас каһин ритуалын аңлату аларда икенче планда булып кала. Упанишадалар Һинд дине фәлсәфәсе үсешенә зур йогынты ясаган. Шанкара VIII гасырда унбер Упанишадага комментарийларын язган. Бу Упанишадалар «Мукхья Упанишадалар» дип атала һәм алары иң борынгы күбесенчә Ведик чорда тезелгән дип санарга кабул ителгән.

«Муктика-упанишада»да муктика канонына карый дип санарга кабул ителгән 108 Упанишада исемлеге бар. XVII гасырда мөселман мистик һәм шаһзадә Дара Шукох тарафыннан беренче мәртәбә фарсы теленә тәрҗемә ителгән Упанишадалар саны 50 булу турында искә алулар бар. Кайбер тикшеренүчеләр Упанишадаларның гомуми саны 108-дән артык дип искә ала — мәсәлән, Макс Мюллер 1879 елда 170 булуы турында белгән, ә башкалар 200 яки хәтта 300 дип санаган.

Санкт-Петербург РФА Шәрыкъ язмалары Институтының Кулъязма фондында булган һинд кулъязмалары арасында һинд традициясе буенча серле мәгълүматлы булган әсәрләр бар. Алар арасында елан әфсене (№ 158) булган «Гаруда-упанишада» иншасы һәм шулай ук «Атхарваведа»ның кайбер упанишадалары.

Упанишадалар традицион рәвештә өч төркемгә бүленә: «ведик», «арий» һәм «җәмәгать». Беренче төркемгә: «Иша», «Кена», «Катха», «Тайттирия», «Айтарея», «Каушатика», «Чхандогья», «Брихадараньяка» керә. Икенче төркемгә «Прашна», «Мундака», «Мандакья», «Шветашватара», «Майтри» керә. Өченче төркемгә: «Джабала», «Рама-тапини», «Нрисинха-тапини» һ. б. керә. Упанишадаларның беренче ике төркеме ведантик дип саналаИстория индийской философии. Рой М. Стр. 171 .

Эчтәлеге Упанишадаларда Һинд дине фәлсәфәсенең нигезләре — Галәм рухы Брахман, шәхси атманҗаны яки джива, Параматма Өстен җаны һәм шәхси Бхагаван яки Ишвара формасында Иң Олы Ходай концепциясеSmith 10. Брахман иң элекке, трансцендент һәм бөтен җирдә булган, абсолют мәңге һәм чиксез, кайчан да булса булган, бар һәм булачак нәрсәнең берлеге буларак тасвирлана. Ишвара һәм атман табигате турында, мәсәлән, «Иша-упанишада»да түбәндәге әйтелгән:

Упанишадаларда олы фикер ияләре матди булуга трансцендент чынлыкны белү һәм шулай ук аңның төрле халәтләрен өйрәнү белән шөгыльләнгән булган.

Фәлсәфә Упанишадаларда төрле трансцендент фәлсәфи темалар аңлатыла, Брахман һәм шәхси җан (атман) концепцияләре тәфсилләп тасвирлана. Һинд динендә төрле фәлсәфи мәктәпләр Упанишадаларның үз аңлатуларын бирә. Тарих буена, Упанишада фәлсәфәсенең бу интерпретацияләре өч төп Веданта мәктәбенә баш биргән. А. Я. Сыркин һәм башка өйрәнүчеләр фикере буенча Упанишадаларда башлыча "идеалистик" һәм "натурфилософик, наив материалистик" карашлар чагылган«Тамырлары белән борынгы Ведик әдәбиятка китеп, упанишадаларда Ведик гимннарның натурфилософик, наив-материалистик карашлары эзләре бар. Упанишадаларны саф идеалистик эчтәлекле һәйкәлләр буларак яктыртучы (мәсәлән, П. Дейссен) авторлардан аермалы буларак, В. Рубен, Д. Чаттопадхьяя, М. Рой кебек авторлар упанишадаларның натур-философик, наив-матди карашлар эзләрен дә чагылдырган упанишадаларның бер төрле булмаган характерын ассызыклый» — Упанишады в 3-х книгах. Кн. 1-я. / пер. с санскр, иссл., коммент. и прил. А. Я. Сыркина«Гәрчә Упанишадаларның фәлсәфи тәгълиматын тулаем идеалистик дип әйтсәләр дә, кайбер тикшеренүчеләр аларда гадел итеп аларда борынгы чорның натурфилософик, наив материалистик карашлары чагылган дип күрсәтә. Упанишадалар текстларында шәхси авторлыкның хасиятләрен күрүче тикшеренүчеләр Уддалака вәгазьләрендә наив-материалистик һәм гилозоистик тенденцияләрне аның өйрәнчеге Яджнявалкьяның ачык идеализмына каршы куя» — Эрман В. Г. Ведик әдәбият тарихы очеркы..

Адвайта-веданта

Шанкара Упанишадаларны адвайта фәлсәфәсе караш ноктасыннан аңлата. Адвайтада Упанишадаларның төп асылын бер гыйбарәсендә «тат-твам-аси» (Санскрит телендә: तत् त्वं असि «Син Шул») гомумиләштерәләр. Адвайта тарафдарлары, иң элек, аңлап булмаслык һәм формасы булмаган Брахман ахыр чиктә шәхси җан атман белән бер һәм рухи практиканың ахыр максаты булып бу берлекне аңлау һәм атманның Брахман белән кушылуы аша матди булуның бетүен аңлау тора. Ряд«Шанкара тарафыннан упанишадаларны аңлату нинди дә булса башкага караганда канәгать булырлык» — Радхакришнана С. Индийская Философия Том II г.8.11 «Шанкара ведантасы упанишадаларның бар булганның берлеге турында фикерне логик ахырына җиткереп карау булып тора» — Чаттерджи С. һәм Датта Д. Введение в индийскую философию. с. 347 «Шанкараның тәгълиматы упанишадаларның табигый һәм закончалыклы аңлатуы булып тора» — Gough A. E. The Philosophy of the Upanisads p. 8 «Чынлап торып, барлык упанишадаларның тәгълиматын каршылыклардан азат логик дәвамлы системага кадәр гадиләштерү мөмкин түгел. Шулай да, мәсьәлә куелганга күрә, без Шанкараның системасы эшләнергә мөмкин булганнардан иң яхшысы дип танырга әзер» — Thibaut G. Introduction to the Vedanta Sutras of Badarayana «Гомумән, упанишадаларның каршылыкларын тынычландыру һәм аларның ниндидер гармоник, дәвамлы тулыга гадиләштерү мөмкин булмаган мәсьәләсенә керешә башларга булсак, моны эшләргә бердәнбер диярлек система булып Шанкара системасы тора» — Jacob G. A. Introduction to the Vedantasara Рәт Һинд дине белгече нәкъ менә Шанкараның адвайта-ведантасын Упанишадаларның табигый, логик һәм иң төгәл аңлатуы дип саный.

Шулай да Шанкараның остазы, иң элек адвайтин Гаудапада (б. э. 6-7 гасырлар), буддизм йогынтысы астында булган. Гаудапда иң олы чынбарлык - ул саф аң (виджняпти-матра) һәм "дөнья табигате - ул дүрт почмаклы инкарь итү" дигән Буддачылык доктриналарын үзләштергән. Гаудапада «ике доктринаны алга таба Шанкара тарафыннан үстерелгән Мандукья-упанишада фәлсәфәсенә үргән». Гаудапада шулай ук Нагарджунаның Мадхьямака фәлсәфәсеннән Буддачылык "аджата" концепциясен үзләштергән.

Двайта-веданта

Двайта фәлсәфи мәктәбенең соңрак пәйда булган комментарийларында бөтенләй башка интерпретация бирелә. Мадхва тарафыннан нигезләнгән двайта-веданта иң элек асыл һәм Брахман чыганагы — ул шәхес Илаһы Вишну яки Кришна (ул который объявляет в «Бхагавад-гита»да брахмано хи пратиштхахам, «Мин — шәхессез Брахманның нигезе» дип игълан итә) дип раслыйБхагавад-гита 14.27 «Мин — иң олы, иң элек рәхәтнең тупламасы булган үлемсез, бетереп булмаслык һәм мәңге шәхессез Брахманның нигезе»..

Вишишта-адвайта

Рамануджа тарафыннан нигезләнгән вишишта-адвайта башка ике мәктәпнең күп гомуми фәлсәфи аспектлары уртак булган башка әһәмиятле Веданта мәктәбе булып тора.

«Ом» иҗеге

Упанишадаларда шулай ук «Ом» иҗегенең бөтен булганның нигезе булган трансцендент, Галәми аваз буларак беренче һәм иң тулы аңлатмасы бар. Упанишадаларда шулай ук беренче мәртәбә «Ом шанти шанти шанти» мантрасы искә алына, ул тынычлыкка һәм мәңге тынычлыкка өндәү булып тора.

Суфичылык тарафдары һәм могол императоры Шаһ-Джаханның улы Дара Шукох, аларда ислам һәм һинд дине арасында рухи элемтәне табарга ярдәм итә алган монотеизм элементларын табу максаты белән Упанишадаларны фарсы теленә тәрҗемә иткән.

Упанишадалар исемлеге

«Мукхья» каноны 11 Упанишаданы төп «мукхья» канонына карый дип санарга кабул ителгән. Аларга Шанкара комментарлаган һәм алар барлык Һинд дине тарафдарлары тарафыннан шрути буларак кабул ителә.

Ведик шакхалар буенча канон Иң борынгы Упанишадаларны Ведик шакхалар яки мәктәпләрнең берсенә карый дип санарга кабул ителгән. «Айтарея-упанишада» Шакала-шакхага, «Каушитаки-упанишада» Башакала-шакхага; «Чхандогья-упанишада» Каутхума-шакхага, «Кена-упанишада» һәм «Джайминия-упанишад-брахмана» Джайминия-шакхага; «Катха-упанишада» Чарака-катха-шакхага, «Тайттирия-упанишада» һәм «Шветашватара-упанишада» Таиттирия-шакхага; «Майтраяния-упанишада» Майтраяни-шакхага; «Брихад-араньяка-упанишада» һәм «Иша-упанишада» Ваджасанеи-мадхьяндина-шакхага, ә «Мандукья-упанишада» һәм «Мундака-упанишада» Шаунака-шакхага карый дип санала. Брахманнырның иң борынгы текст өзекләре һәм дүрт Веданың кайбер өзекләре шулай ук кайвакыт Упанишадаларга карый дип санала.

«Муктика» каноны

Адвайта мәктәбенең 108 каноник Упанишадасы. «Муктика-упанишада», 1:30-39 буенча бу канонда: 10 Упанишад «Ригведа»га карый 16 Упанишад «Самаведа»га карый 19 Упанишад «Шукла Яджурведа»га карый 32 Упанишад «Кришна Яджурведа»га карый 31 Упанишада «Атхарваведа»га карый

Вайшнав упанишадалар Вайшнав упанишадаларга төрле вишнуит мәктәпләрнең карашларын чагылдыручы 14 упанишада карый. Нараяна-упанишада (Кришна Яджурведа) Нрисимхатапани-упанишада (Атхарваведа) Трипадвибхутимаханараяна-упанишада (Атхарваведа) Рамарахасья-упанишада (Атхарваведа) Раматапани-упанишада (Атхарваведа) Васудева-упанишада (Самаведа) Авьякта-упанишада (Самаведа) Тарасара-упанишада (Шукла Яджурведа) Гопалатапани-упанишада (Атхарваведа) Кришна-упанишада (Атхарваведа) Хаягрива-упанишада (Атхарваведа) Даттатрея-упанишада (Атхарваведа) Гаруда-упанишада (Атхарваведа) Калисантарана-упанишада (Кришна Яджурведа)

Шакти Упанишадалар Каноник шакта Упанишадалар башлыча - шактизмның Шривидья тантра формасында ике агым арасында доктринада аерманы чагылдыручы текстлар. Шуңа күрә, "аутентик" шакта-упанишадаларның сакланган исемлекләре төзүчеләренең ялгышлыктан алдан алуын чагылдырып бер-берсеннән аерылып тора:

«Муктика» Упанишадалар арасында тугызы гына шакта-упанишадаларга карый. Түбәндә аларның исемлеге китерелә: Сита-упанишада (Атхарваведа)