Зәкәрия ( ) - Бәнү Исраил халкына җибәрелгән Ислам пәйгамбәре, Яхъя пәйгамбәрнең әтисе. Аның исеме Коръәндә җиде тапкыр искә алына. Ул Инҗилдәге Захария исемле рухани белән бәйле.
Пәйгамбәрлек эшчәнлеге
Аның тулы исеме: Әбу Яхья Зәкәрия ибне Бәрахия (Дан) ибне Мөслим ибне Судук ибне Хашбан ибне Давыт ибне Сөләйман ибне Мөслим ибне Садыйк ибне Бәрахия ибне Балана ибне Нәхур ибне Шәлум ибне Бәхфашат ибне Инамен ибне Рухбуам ибне Сөләйман ибне Давыт ()
Зәкәрия Пәйгамбәр вакытында Иерусалим гыйбадәтханәсендә тәүлек әйләнәсе гыйбадәтләр үткәрелгән. Бу гыйбадәтханәнең хезмәтчеләре Һарун нәселеннән булган кешеләр була. Ул вакытта Исраилдә пәйгамбәр булмаган, һәм исраиллеләр Аллаһтан пәйгамбәр сорый башлаганнар, һәм Аллаһ Зәкәрияне пәйгамбәр иткән. Ул Исраил халкына вәгазь сөйләгән һәм аларны иман юлына чакырган, ләкин күп исраиллеләр аны кире каккан. Гайсә ибн Мәрьям (Гайсә Мәсих) пәйгамбәр туганнан соң, исраиллеләр Зәкәриянең йортына бәреп кергәннәр һәм аны үтергәннәр.
Мәрьямне тәрбияләү Зәкәрия Исраил балаларыннан булган акыллы һәм тәкъва кеше иде. Мәрьям (Гайсәнең әнисе) кечкенә чагында җирәбә буенча Зәкәрия Мәрьямнең караучысы һәм тәрбиячесе итеп сайланган, һәм аның ярдәме белән ул Тәүратны өйрәнә алган. Ул Мәрьямнең апасының ире булган, бу исә Яхъя белән Гайсәне туган иткән.
Зәкәрия Аллаһның Мәрьям белән эшләгән күп могҗизаларын күргән. Мәсәлән, ул аның янында кышын җәйге җимешләр, ә җәен кышкы җимешләр тапкан, һәм Мәрьям аңардан аларны кайдан алганын сорагач, Мәрьям: "Бу Аллаһтан", - дип җавап биргән (Коръән, 3:37).
Яхъя пәйгамбәрнең тууы Зәкәрия якынча 100 яшендә чакта аның балалары булмаган һәм Аллаһыдан аңа бала бирүен сорый башлаган . Зәкәрия михрабта Аллаһка дога кылганда, фәрештәләр аның янына килеп, аның Яхъя пәйгамбәрне тудырачагын фаразлаган. Зәкәрия моңа ышанмаган һәм билге сораган. Аллаһ Яхъяның туу билгесе буларак өч көн дәвамында аның сөйләшү сәләтен алган.
Шуннан соң Зәкәриянең улы Яхъя туа. Яхъя пәйгамбәр Гайсә пәйгамбәр туарга алты ай кала туган һәм аңа үз халкына вәгазь сөйләүдә ярдәм иткән.
Коръәндә Зәкәрия
Бәяләүләр: 6:85, 19:2, 19:7-8, 21:90 Бала табу теләге: 3:38, 19:3-6, 21:89 Теләкнең үтәлеше: 3:39-40, 19:7-9, 21:90 Өч көнлек тынлык: 3:41, 19:10-11 <noinclude>
Искәрмәләр
Әдәбият
Пиотровский М.Б. Закарийа // Ислам: энциклопедический словарь / Отв. ред. С. М. Прозоров. — М. : Наука, ГРВЛ, 1991. — С. 74. — 315 с. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
Zakariyyāʾ / Heller, B.; Rippin, A. // Encyclopaedia of Islam. 2nd ed : in 12 vol. / ed. by P. J. Bearman, Th. Bianquis, C. E. Bosworth, E. van Donzel, W. P. Heinrichs et al. — Leiden : E.J. Brill, 1960—2005. (платн.) В. Heller. Islamische Jesaja-Legende, Islamische Zacharija-Legende. — MGWJ. 1936, — p. 53.
Төркем:Иерусалимда вафатлар Төркем:Ислам Төркем:Пәйгамбәрләр