Тәлгат Фәхразыев, Тәлгат Мохтәр улы Фәхразыев (Талгат Мухтарович Фахразиев; 1949 елның 25 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Салкын Алан ― 2018 елның 29 марты, РФ, ТР, Казан) ― музыкант (баянчы), педагог (баян классы буенча укытучы), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992). Мәшһүр музыкантлар Зөлфәт һәм Сәйдәш Фәхразыевларның әтисе.

Тәрҗемәи хәле

1949 елның 25 сентябрендә Талгат Фахразиев. poiski.pro Татарстан АССР Сарман (1966 елдан Әлмәт Галимуллин И. И., Галлямова А. Г., Харрасова Э. Ф. Холодная Поляна. Альметьевская энциклопедия) районы Салкын Алан авылында туган. 5-6 яшендә әтисе Мохтәр тальян гармун сатып алып биргән. Шул вакыттан музыкага күңел салган, үзлегеннән гармунда уйнарга өйрәнгәнСайдаш Фахразиев. Любовь к музыке передаётся по генам. Rutube видео, 02:53, 30.09.2023.

1956―1964 елларда туган авылы сигезьеллык мәктәбендә укыган. Алабугадагы Татарстан республика мәдәни-агарту училищесының халык уен кораллары бүлеген (1967), «халык уен кораллары оркестры җитәкчесе» белгечлеге буенча Ленинградның Н. К. Крупская исемендәге мәдәният институтының (хәзерге Санкт-Петербург дәүләт мәдәният ) (1971) сәнгать факультетын тәмамлаган.

1971―1992 елларда Алабуга мәдәният училищесында (2013 елдан көллият) баян укытучысы (1986 елдан әйдәп баручы укытучы).

1992 елдан ― Чаллы шәһәренең 13нче татар балалар музыка сәнгать мәктәбенеңМАУДО «Детская школа искусств №13 (татарская)» баян классы буенча югары категорияле укытучысы (2009)Фахразиев Талгат Мухтарович. uchebana5.ru. Яшь талантларга музыкаль белем бирүгә һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткән.

Музыкага сәләтле улларының киләчәге өчен гаилә Казанга күчеп килгән, анда Зөлфәт белән Сәйдәш югары музыкаль белем алганКонцерт Зульфата Фахразиева перенесён на 16 апреля. Органный зал Набережные Челны, 30.03.2018.

Тәлгать Мохтәр улы 68 яшендә вафат булган, 29 мартта туган ягы ― хәзерге Әлмәт районында җирләнгән. Улы Зөлфәт Фәхразыевның Яр Чаллыдагы орган залында 29 мартка билгеләнгән концерты 16 апрельгә күчерелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1992 ― Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Гөлчәчәк, баян классы буенча укытучы, сәнгать мәктәбе директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары (2002). Чаллыда 31нче комплекста яшәгәннәр. Өйдә һәрвакыт татар радиосы яңгыраган, кунаклар килгәндә татар җырларын җырлаганнарПианист Зульфат Фахразиев: «Ни секунды не жалею, что вернулся из Германии на родину». Татар-информ, 15.03.2025. Өлкән улы Зөлфәт Фәхразыев (1991, Буада туган), музыкант (пианист), КДК укытучысы, доцент, махсус фортепиано кафедрасы мөдире. Җәлил премиясе иясе (2025). Пианист из Челнов покоряет мир. «Челнинские известия», 25.03.2017, ТР атказанган артисты (2025). Кече улы Сәйдәш Фәхразыев (1994, Чаллыда туган), музыкант (баянчы), педагог, КДК укытучысы. Сәйдәшкә беренче кыйммәтле баянны сатып алу өчен, әти-әнисе Чаллыдагы фатирларын алыштырып, бер фатирны сатканнар.

Искәрмәләр

Әдәбият Дамир Гарифуллин (төзүче). Илһамлы Сарман. Казан: Яз, 2017. ― Б.332. ISBN 978-5-9500696-1-1

Сылтамалар Сайдаш Фахразиев. Любовь к музыке передаётся по генам. Rutube видео, 02:53, 30.09. 2023 Талгат Фахразиев. poiski.pro

Төркем:Татар музыкантлары Төркем:Татарстан музыкантлары Төркем:Укытучылар Төркем:Россия педагоглары Төркем:Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре