Ану́бис (юнан телендә: Ἄνουβις, мисыр телендә: Jnpw, IPA:[a.ˈna.pʰa(w)] яки IPA:[i.ˈn.pʰa(w)], Инпу́; копт телендә: Ⲁⲛⲟⲩⲡ, IPA:[a.ˈnuːp]) — Борынгы Мисыр күмү ритуаллары һәм мумификация (бальзамирлау) Илаһы, Үлеләр патшалыгында Осирис хөкемендә "үлчәүләр сакчысы", сихәтле үләннәр белгече.
Анубис эт башы яки эт сыман кыяфәттә, әмма тиресе кара түгел, ә соры яки ак булган башка Мисыр Ходае Упуаут белән бәйле. Тарихчылар фаразы буенча, вакыт узу белән бу ике Илаһ турында күзаллаулар бергә кушылган.
Сурәте
Анимизм чорында Анубис 2015 елга кадәр шакалның астөре булган Төньяк Африка бүресе кыяфәтендә күзалланган. С определённого периода развития Борынгы Мисыр диненең үсешенең билгеле чорыннан Анубисны Саб (Мисыр телендә: sb «судья») кыргый эте башы белән яки шакал, төньяк Африка бүресе башы белән кеше кыяфәте белән сурәтли башлаганнар // «Древнеегипетский словарь-справочник». Апулей Анубисның ике чырае турында искә ала: «берсе төн кебек кара, икенчесе — көн кебек алтын».
Анубисны Фива некрополендә мөһердә Тугыз җәядә ятучы шакал кыяфәтендә сурәтләгәннәр.
Анубисның күк холкы турында Плутарх шулай дип язган: Анубис астында алар Нефтида дигән күренми торган дөнья өлешен Исида исеме бирелгән күренә торган дөнья өлешеннән аеручы горизонталь түгәрәкне аңлыйлар. Бу түгәрәк тигез рәвештә караңгы һәм яктылык чикләренә орынганга күрә аны алар өчен гомуми дип санарга була. Бу хәлдән Анубис һәм Эт, бер үк вакытта көндез дә, төнлә дә уяу булган хайван арасында күзалланган охшашлык килеп чыга да.
Мифология
Жена Сетның по имени Нефтида исемле хатыны Осириска гашыйк булган һәм аның хатыны Исида кыяфәтен алып аннан угыл белән бугазлы булган. Ире ярсуыннан куркып, Нефтида бәбине камыш үскән җиргә ташлаган, анда аны этләр ярдәме белән Исида тапкан һәм үстергән. Соңрак Анубис Исида белән Осирис тәнен эзли, аны дошманнардан саклый, мифның кайбер юрамаларында - аны күмә, Осирис судында була. Пантерага әверелгән Сетны Ходайлар яндырырга карар кылган, ә Анубис Сеттан тирене сала һәм үзенә кия. Аннан соң ул Осирисның изге урынына бара һәм кызган тимер белән тиредә үз тамгасын ясаган. Бу риваять турында истәлеккә Анубис-Имнут каһиннәре леопард тиресен уң җилкәсенә кидерткән.
Гелиополь каһиннәре Анубисның хатыны итеп Инпут Алиһәсен санаганнар, ул кайвакыт Анубисның хатын формасы итеп табынылган. Аның ир туганы Бата булган, бу «Ике ир туган турында повесть»та чагылган булган. Анубисның кызы Кебхут булган.
Бик борын заманда Анубис Галәми илаһ булган һәм төнге караңгылыкның нинди дә булса фазасын чаылдырган, шуңа күрә көнбатыш — үлеләр торагы — аның патшалыгы булган. Анубисның агачы булып тамариск саналган булган.
Соңрак периодта Анубис белән кара эт (Дуат Илаһларының берсе) Исдесны тәңгәл китергәннәр, ул Осирис турында риваятьтә Сетны эзләргә ярдәм иткән. Греклар Анубисны Гермес белән тәңгәл китергәннәр (үлеләрне Теге дөньяга озатучы буларак), кайвакыт Крон белән тәңгәл китергәннәр.
Функцияләр
Башта («Пирамидалар текстлары» буенча) Анубис Дуатта үлеләрнең бердәнбер судьясы булган, әмма бу югары вазифа Борынгы Патшалык вакытыннан (б. э. к. 3-енче меңьеллык ахыры) (үлгән фиргавен дип саналган) Осирис тарафыннан узурпацияләнгән булган, ул Анубисның "көнбатыш хөкемдары» (Хентиаменти), «көнбатышта булганнарның хөкемдары» титулларын алган. Анубис шул ук чорда үлгәннәрнең мумификациясе һәм күмү йолалары белән бәйләнә. Нәкъ менә Анубис үлчәүләрнең көянтәсендә ук куелуын күзәткән һәм Маат каурые үлгәннең йөрәген тигезләткәнме әллә юкмы икәне турында карар чыгарган. Хикмәт Ходае Тот карарны кире кагусыз кабул иткән һәм шулай ук Гор Осириска эндәшүен нигезләгән Ходай киңәшләрен дә кабул иткән. «Борынгы Мисыр үлеләр Китабы»нда Анубис үлгәнне үлчәүгә китерүе еш сурәтләнгән, башка сурәтләрдә үлчәүләр шакал башы сыман башлык белән күрсәтелгән.
Анубис үленең тәнен бальзамирлауга һәм аның мумиягә әверелүенә әзерләгән. Аннан соң ул аңа кулларын куйган һәм үлене ахка («яктыртылган», «алкышлы»га) әверелдергән. Анубис күмү камерасында Горның балаларын тезгән һәм һәрберсенә аларның сагы өчен үлгәннең эчәкләре белән канопаны биргән. Анубис үлеләрнең тәннәре турында кайгырткан һәм аларны Осирис җәннәте булган урынга ташлы Көнбатыш чүле буенча алып барган. Бу эштә аңа Илаһ - бүре Упуату («юлларны ачучы») ярдәм иткән .
Культ
XVII Мисыр номы Кас (юнанча Кинополь, «эт шәһәре») башкаласы Борынгы Мисыр тарихы дәвамында Анубис культы үзәге булган. Египтологдао иртә периодта бу культның тиз һәм бөтен урында таралышын билгелиләр. Кайбер чыганаклар буенча «Хентиаментиу» шул Илаһка табынылган храмның урынының атмасы булып тора.
Антик әдәбиятта Анубис Плутархның «Исида һәм Осирис» әсәрендә Анубис Исида тарафыннан табылган һәм тәрбияләнгән Сет һәм Нефтида улы булган дигән трактовка китереләПлутарх. Об Исиде и Осирисе 14; 44, см. Любкер Ф. Реальный словарь классических древностей. М., 2001. В 3 т. Т. 1. С. 127.. Шулай ук ул Анубисны күк һәм җир асты өчен уртак Илаһ Геката белән чагыштыра; Анубис вакытны белдердә дип саный. Плутарх карашынча, Анубисның бер исеме югарыга омтылышны чагылдыра, ә икенчесе, Германубис (юнан телендә: Ἑρμανοῦβις), — түбән дөньяга омтылышны. Германубис антик мифологиядә Гермес (борынгы грек мифологиясе) һәм Анубис (Борынгы Мисыр дине) кыяфәтен берләштергән , был сыном Осириса и Нефтиды и разделял обязанности Анубиса (проводник душ).
Страбон искә алуынча Анубис — XVII (Кинополис) югары Мисыр номында хөрмәт ителгән Мисыр ИлаһыСтрабон. География XVII 1, 40 (стр. 812). Вергилий буенча Анубис Эней калканында сурәтләнгәнВергилий. Энеида VIII 698. Ювенал Борынгы Римда Илаһ табынуы турында искә алаСм. Ювенал. Сатиры VI 534..
Искәрмәләр
Әдәбият рус телендә
башка телләрдә
Сылтамалар
Шулай ук карарга мөмкин
Мисыр Илаһлары исемлеге Кинокефаллар Megasoma anubis Павиан анубис
Төркем:Илаһлар