Ярмәкәй яңалыклары — татар телендә Башкортстанның Ярмәкәй районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси гәҗите. Атнага ике тапкыр чыга. Шулай ук рус телендәге «Ермекеевские новости» гәҗите, айга 1 тапкыр башкорт телендәге «Етегән» кушымта-гәҗите чыгалар.
Тарих 1935 елның 31 гыйнварында Бәләбәй районының бер өлешендә Ярмәкәй районы оештырыла. 1935 елда татар телендә район гәҗите «Сталин юлы» нәшер ителә.Радмир Рамазанов сайты 1939 елда гәҗитнең рус телендәге варианты «Сталинский путь» исеме белән чыга (1942 елга кадәр, 1942—1945 елларда нәшер ителми).
Приют һәм Ярмәкәй МТС-ларының сәяси бүлекләренең мөстәкыйль гәҗитләр чыгарулары мәгълүм.
1938—1940 елларда җаваплы сәркатип булып Габдулла Әхмәтшин эшлиГабдулла Ахметшин.
1956 елда татарча гәҗитне русча чыккан «Ударник полей» гәҗите белән берләштерәләр, «Ленин байрагы» / «Ленинское знамя» исемендә чыга башлый.
Ярмәкәй районын Бәләбәй районына кушу сәбәпле, район гәҗите 1964—1968 елларда чыгудан туктап тора. 1968 елда районны янәдән торгызалар. 1969 елдан «Яңа җиңүләргә» / «К новым победам» исемендә нәшер ителә башлый.
2007 елдан татар телендә мөстәкыйль «Ярмәкәй яңалыклары» гәҗите булып чыга. Башкорт телендәге «Етегән» кушымта-гәҗите (мөхәррире Мәксуд Шәрәфлисламов) чыгару өстәлә.
Кызыклы фикер Ярмәкәй районы гербында «кучкар» орнаменты һәм «дага» рәсеме кулланылган. Кучкар бизәге — җирле халыкның борынгыдан мал асрау һәм җир эшкәртү белән шөгыльләнгәнлегенә дәлил. Дага — уңыш һәм бәхет китерүче тамга.
Чыганаклар Гәҗитнең сайты
Моны да карагыз Башкортстанның район гәҗитләре
Искәрмәләр
Төркем:Татарча гәҗитләр Төркем:Ярмәкәй районы Төркем:Башкортстан гәҗитләре Төркем:Татарстаннан читтәге татар гәҗитләре