Ибраһим Аитов, Ибраһим Сөләйман улы Аитов (Ибрагим Сулейманович Аитов; 1892 елның сентябре, РИ, Казан губернасы, Казан ― 1974 елның 21 октябре, СССР, РСФСР, Ростов өлкәсе, Ростов-на-Дону) ― инкыйлабка кадәр студент, инкыйлабатан соң 1929 елның 17 декабреннән 13 ел ГУЛАГ тоткыны. Габделвәли Яушевның оныгы, мәгърифәтче Фатиха Аитованың улы. Танылган йөземче.

Тәрҗемәи хәле

1892 елның сентябрендә Казанда беренче гильдия сәүдәгәр Сөләйман Аитов (1852―1922) гаиләсендә туганТатарский «Форбс» 100 лет назад. «Реальное время», 22.03.2017. Әнисе ― Казанда беренче татар кызлар мәктәбенә нигез салучы Фатиха Аитова (Яушева, 1869–1942). Бертуганнары: Исмәгыйль (?―1929), Йосыф (1894―?), Касыйм, Якуб. Сөләйман Аитовның Казанның хәзерге Татарстан һәм Нариманов урамнары чатында төзелгән ике катлы йортында (сүтелгән) еш кына Фатыйх Әмирхан, Габдулла Тукай, Шәһит Әхмәдиев, Солтан Рахманкулов, Гафур Коләхмәтов, Фәтхи Бурнаш, композитор Солтан Габәши, язучы Гали Рәхим, тарихчылар Газиз Гобәйдуллин, Һади Атласи кунакта булганнар.

5 ел (12 яшькә кадәр) Ибраһим мәдрәсәдә укыган. Казанда коммерция училищесын 1913 елда тәмамлаган. Аннары Мәскәүдә коммерция институтына икътисад факультетына укырга кергән. 1918 елда 4нче курстан киткән. Мәскәүдә хатыны белән Кече Броннаяда яшәгән, революцион вакыйгалар, сугышлар шаһиты булган, алар турында истәлекләр калдырган Октябрьская революция, бои в Москве: воспоминания внука Аблдулвали Яушева. Купцы Яушевы. Берничә чит телдә иркен сөйләшкән.

1918 елда Казанга кайткан. 1922―1929 елларда ― «Үзара кредит җәмгыяте» («Яңа китап» ширкәте) идарәсе рәисе (1929 елда, «халык дошманнары» (ш. и. Гаяз Исхакый) әсәрләрен бастырып таратуда гаепләнеп, ширкәт ябылган), сукырлар артеленең тәэмин итү бүлеге башлыгы.

1929 елның 17 декабрендә беренче мәртәбә кулга алынган. 1932 елның 11 маенда ОГПУ коллегиясе тарафыннан «контрреволюцион эшчәнлеге» өчен хөкем ителгән (58-10, 58-11 маддәләр). Хөкем карары: 3 елга концлагерьга җибәрүАитов Ибрагим Сулейманович (1892). Открытый список.

1940 елның 25 декабрендә кабат кулга алынган. СССР НКВДсының махсус киңәшмәсе тарафыннан 1941 елның 27 декабрендә 10 елга хезмәт белән төзәтү лагерена (ИТЛ) хөкем ителгән. 1942 елда вакытыннан алда азат ителгән. 1960 елның 12 маенда акланган.

Азат ителгәннән соң иң түбән вазифаларда эшләгән. Аитовлар гаиләсенең яшәү хокуклары чикләнә: аларга СССР үзәк шәһәрләрендә, Башкортстан АССРда һәм Татарстан АССРда яшәү тыепган. Гаилә 1943 елда Ростов-на-Дону шәһәренә күченергә мәҗбүр булган. 1948 елда йорт тергезгән, җиләк-җимеш һәм йөзем бакчасына нигез салган. Озак еллар Новочеркасск белән хезмәттәшлек итеп, утырту материалларын алмашу буенча киң эшчәнлек җәелдергән, виноградның яңа сортларын булдыру юлында эшләгән.

Норвегия галиме Тур Хейердалның (1914―2002) Атлантик океан аша 1969―1970 еллардагы сәяхәте уңышлы тәмамлану хөрмәтенә үзе китереп чыгарган яңа виноград сортларына «Кон Тики» һәм «Тур Хейердал» дигән исемнәр биргән. Тур Хейердал СССРга килгәч, улы Тур белән Ибраһим Аитовта кунакта булганАитов Ибрагим Сулейманович (занимался виноградарством) вручает лапти Туру Хейердалу. exponat-online.ru. Соңыннан да Тур Хейердал белән хатлар язышканнарПисьмо Тура Хеиердала на имя Ибрагима Аитова 16.09.1963.

Ибраһим Аитов үзе китереп чыгарган яңа сорт виноградларның иң яхшы сортларына «Әмирхан» һәм «Тукай» исемнәрен биргән. Яңа ачышлары турындагы хезмәте китап булып басылып чыккач, аны хатыны аша Казанга, дәүләт музеена тапшырган.

1960-еллар ахырында әнисе Фатиха Аитова турында истәлекләр язып калдырганФатиха Аитова (Яушева): новые фото и воспоминания сына. yaushevfamily.wordpress.com.

1974 елның 21 октябрендә Ростов-на-Дону шәһәрендә вафат булган.

Шәхси тормышы Хатыны Шәфика, улы, кызы Нөләфәр (Нильфер)АИТОВ Ибрагим Сулейманович / Аитовы, Айтовы (Альтаф Гюльахмедов). Проза.ру.

Искәрмәләр

Әдәбият Сөләйман Аитов йортында / Зәкия Рәсүлева. Тукай эзләреннән. К.: ТКН, 1985. ― Б.46―49.

Сылтамалар Ибрагим Аитов. yaushevfamily.wordpress.com Аитовы. «Наследие выдающихся предпринимателей России». росбизнеснаследие.рф

Төркем:1892 елда туганнар Төркем:Татар сәүдәгәрләре Төркем:Йөземчеләр Төркем:Шәхесләр:Ростов-на-Дону Төркем:ГУЛАГ тоткыннары Төркем:Сталин репрессияләре корбаннары Төркем:Аитовлар