Йост Бю́рги (Jost Bürgi; 1552 елның 28 феврале, Лихтенштейг — 1632 елның 31 январе, Кассель) — швейцар һәм немец математигы һәм астрономы, сәгать остасы һәм прибор төзүче. Маятник белән сәгаьнең беренче уйлап табучыларның берсе, шулай ук логарифмик таблицалар авторы буларак мәгълүм, аларны ул Непер белән бер үк вакытта диярлек эшләгән.
Тәрҗемәи хәле 1552 елда Швейцариядә туган. 1579 елдан 1604 елга кадәр Гессен-Кассель ландграфы Вильгельм IV-нең сарай яны астрономы булган. 1604 елдан 1630 елга кадәр Прагада император Рудольф II-дә хезмәттә торган, анда сарай яны астрономы Иоганн Кеплер булган. 1631 елда үлгәненә кадәр бер ел кала ул Кассельгә кайткан.
Уйлап табулары
1585 елда Бюрги ландграф Вильгельм IV өчен өч уклы сәгать конструирлаган. Сәгатьләрдә беренче мәртәбә сәгать һәм минут угыннан тыш секунд угы да эчтә корылган булган. Бу сәгать ярдәмендә яңа вакыт берәмлеген - секундны үлчәргә мөмкин булган. Шулай итеп Йост Бюрги секундның беренче ачучысы булып саналаSchweizerische Physikalische Gesellschaft: Jost Bürgi erfand nicht nur die Sekunde .
1588 елда Бюрги логарифмнарны ача, аларның таблицаларын ул 1620 елда нәшер иткән (Джон Непердан бәйсез рәвештә). Бюрги таблицалары инде киң мәшһүр булган Непер таблицаларына караганда җайсызрак булган, шуңа күрә Бюрги публикациясе практик рәвештә күренеп алынмаган булган, тиздән онытылган булган һәм янә бары тик 1856 елда табылган булган.
1594 елда Антониус Эйзенхойт белән XVI йөзьеллыкка мәгълүм йолдызлыклар сурәте белән автоматик күк глобусын барлыкка китерә.
Ротманн белән бергә 121 йолдыз каталогын төзегән, шул ук вакытта вакыт үлчәве беренче мәртәбә итеп йолдызларның урынын билгеләү чарасы булган.
1604 елда императордан Пражский Градта остаханә һәм ике ярдәмче кабул иткән.
Эпонимнар Бюрги хөрмәтенә Айда кратер аталган.
Искәрмәләр
Әдәбият
Denis Roegel. Bürgi’s «Progress Tabulen» (1620): logarithmic tables without logarithms, 2010, Digitalisat Voellmy, Erwin. Jost Bürgi und die Logarithmen. Beihefte zur Zeitschrift «Elemente der Mathematik» / Band 5 (1948)
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Математиклар Төркем:Астрономнар