Әмирали Аблаев, Әмирали Сәетибраһим улы Аблаев (; 1962 елның 11 июле, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент өлкәсе, Бекабад районы, Дальверзин) ― кырымтатар иҗтимагый һәм дин эшлеклесе, 1999 елның 4 декабреннән Кырым мөфтие һәм Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.
Тәрҗемәи хәле
1962 елның 11 июлендә Үзбәкстан ССР Ташкент өлкәсенең Бекабад районы Дальверзин кышлагында дини гаиләдә туган. 1978 елда Дальверзинның 11нче санлы урта мәктәбен тәмамлаган.
1988 елда гаиләсе белән Кырымга кайткан, Киров районының авылында яши башлаган.
1993 елдан башлап Долинное авылы мәчетендә абруйлы ислам дин белгеченнән шәхси дин дәресләре алган. 1995 елда Золотое Поле (Җәйләү Сарай) авылы имамы, соңыннан ― Киров районының төбәк имамы итеп сайланган. 1998 елда Төркиянең Маниса шәһәрендәге мәдрәсәдә укыган һәм шул ук елны хаҗ кылган. 1999 елда Ливанда гарәп телен камилләштергән.
1999 елның 4 декабрендә 218 делегат һәм 100гә якын кунак катнашында узган Кырым мөселманнарының II корылтаенда ябык тавыш бирү юлы белән Кырымның яңа мөфтие итеп сайланган. III һәм IV, V (2013), VI (2018) Корылтайларда яңадан мөфти итеп сайланган. Кырым мөселманнарының барлык гыйбадәт объектларын, шулай ук мәдәни Ислам мирасы объектларын кире кайтару яклы. Ул мөфти булганда мөселманнарга 80гә якын гыйбадәт объекты кире кайтарылган һәм 60тан артык мәчет төзелгән, шулай ук 3 мәдрәсә ачылган. Кырымтатар халкының IV һәм V корылтайлары делегаты һәм Кырымтатар Милли Мәҗлесе Президиумы әгъзасы булган.
Кырымны Россиягә кушканнан соң, Кырым мөселманнары Диния нәзарәте Мәҗлес алып барган сәясәттән ерагая һәм яңа хакимияткә лояльлек күрсәтә. 2015 елның 27 февралендә Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте буларак Россия хокукый кырында теркәлү узган. 2015 ел азагына, ярымутрауны икътисадый блокадалау һәм Херсон өлкәсендә кырымтатар батальоннары төзелү сәбәпле, Мәҗлес белән Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте арасы бозылганМуратова Э. С. Мусульманская община Крыма в 2016 г. //ББК 86.38 И87 Редакционная коллегия. — 2017. — С. 216.. 2016 елның гыйнварында М. Җәмилев Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәте турында үз фикерен үзгәртә һәм мөфтиятнең «Россия мәнфәгатьләрендә эшләвен» әйтә. Шул вакытта Киевта Кырым мөселманнары Диния нәзарәте (мөфти Айдар Рөстәмов) булдыру планнары турында игълан ителгән. 2016 елның сентябреннән Мәҗлес Ә. Аблаевның әлеге оешмада әгъзалыгын туктатып тора. 2016 елның июнь аенда Ә. Аблаев ярымутрауда Кырым һәм Акъяр мөселманнарының Диния нәзарәтеннән тыш башка ислам оешмалары эшли алмый, дип белдергән.
2018 елның октябрендә Кырым мөселманнары корылтае Ә. Аблаевны янәдән Кырым мөфтие итеп сайлаган. Киевтагы Кырым мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Айдар Рөстәмов Ә. Аблаев «мөфти итеп сайланмады», әлеге вазифага «Россия хакимияте тарафыннан билгеләп куелды» дип белдергән.
2017 елның 25 октябрендә Аблаев үтенече буенча Россия Президенты Владимир Путин төрмәгә хөкем ителгән Әхтәм Чийгозны, Илми Умеровны һәм меценат-җәмәгатьче Ресуль Велиляевны кичергән. 2018 елның февралендә Аблаев Кырым татарларын 2018 елның 18 мартында РФ Президенты сайлауларында катнашырга чакырган.
Шәхси тормышы Өйләнгән, ике кызы, бер улы, биш оныгы бар.
Искәрмәләр
Сылтамалар Муфтий мусульман Крыма хаджи Эмирали Аблаев. ДУМ РКиС
Төркем:Кырым мөфтиләре Төркем:Имамнар Төркем:Кырым татарлары