Личинка — кайбер хайваннарның яшәү циклының бер этабы. Личинканың булуы гадәттә, индивидуаль үсеш барышында хайванның әверелешкә, яки метаморфозга — җитди структура үзгәрешенә дучар булуын аңлата.

Кагыйдә буларак, личинкаларның үсеш алган репродуктив системасы булмый, гәрчә кайбер төркемнәрдә неотения яки педогенез була (гонадалар инде личинка фазасында эшли башлый).

Личинкалар күп диңгез һәм төче су умырткасызларында (мәсәлән, боҗралы суалчаннар, моллюсклар, энәтирелеләр), тулы әверелешле бөҗәкләрдә һәм кайбер умырткалы хайваннарда (мәсәлән, кайбер балыклар һәм амфибияләр) билгеле. Күп кенә үзенчәлекле личинкалар үз исемнәрен алган. Кайбер очракларда (мәсәлән, энәтирелеләрдә), бу өлкән формалардан сизелерлек аермалары аркасында личинкаларның элек аерым төр дип саналулары белән бәйле.

Мөстәкыйль исемнәре булган личинкалар исемлеге

Аксолотль — амбистома личинкасы. Актинотроха — форонидалар личинкасы. Актинула — кайбер эчәккуышлыларның соңгы личинкасы. Аммоцет — минога личинкасы. Аурикулярия — голотурияләр личинкасы. Бипиннария — диңгез йолдызларының иртә личинкасы. Брахиолярия — диңгез йолдызларының соңгы личинкасы. Велигер — корсагаяклылар һәм ике кабырчыклы моллюсклар личинкасы Гетте личинкасы — кайбер яссы суалчаннар личинкасы. Глаукотоэ — кысласыманнарның шуышучы личинкасы. Глохидий — ике кабырчыклы моллюсклар личинкасы. Диплеврула (диплеурула) — энәтирелеләр личинкасы. Долиолярия — голотурияләр личинкасы. Зоеа — унаяклы кысласыманнар личинкасы. Кентрогон — кысласыманнар личинкасы Корацидий — киң тасмача суалчан личинкасы. Коретра — Chaoboridae семьялыгы озынборыны личинкасы. Лептоцефал — еланбалык личинкасы. Ликофора — цестодасыманнар личинкасы. Мегалопа — унаяклы кысласыманнар личинкасы. Метанауплиус — кысласыманнар личинкасы. Метатрохофора — боҗралы суалчаннар личинкасы Мизис — унаяклы кысласыманнар (Decapoda, Macrura) личинкасы Мирацидий — суыручылар (Digenea) личинкасы. Митрария — кайбер боҗралы суалчаннар личинкасы. Мюллер личинкасы — яссы суалчаннар (Polycladida) личинкасы. Науплиус — кысласыманнар личинкасы Наяда — энә караклары нимфасы. Нектохета — боҗралы суалчаннар личинкасы. Нимфа — тулы булмаган әверелешле бөҗәкләр һәм талпаннар личинкасы. Онкомирацидий — суыручы суалчаннар личинкасы. Онкосфера — тасма суалчаннар (Cestoda) личинкасы. Паренхимула — болытлар личинкасы. Пентакула — голотурияләр личинкасы. Протаспис  — трилобитларның казылма личинкасы. Пилидий — немертиннар личинкасы. Планктосфера — эчәксулышлылар личинкасы. Планула — эчәккуышлылар личинкасы Плютеус, яки плутеус, — энәтирелеләр личинкасы. Офиоплютеус, яки офиоплутеус, — офиураларныкы, Эхиноплютеус, яки эхиноплутеус, — диңгез керпеләренеке. Протозоеа — кысласыманнар личинкасы Протонимфон — диңгез үрмәкүчләре личинкасы Тантулюс — тантулокаридлар личинкасы. Торнария — эчәксулышлылар личинкасы. Триунгулин — кайбер бөҗәкләр личинкасы. Трохофора — моллюсклар, боҗралы суалчаннар, сипункулидлар һәм башкалар личинкасы. Финна — тасма суалчаннар личинкасы Церкария — суыручылар личинкасы Цидиппида — гребневиклар личинкасы Циприсовидная личинка — мыегаяклы кысласыманнар личинкасы Цистицерк (плероцеркоид) — цестодалар личинкасы Цистицеркоид — кайбер тасма суалчаннар личинкасы Цифонаут (цифонаутес) — мүкчәләр личинкасы. Чукмарбаш — бакаларның личинкасы Эфира — медузалар личинкасы.

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Церкариоз

Төркем:Зоология