Владимир Демченко, Владимир Андрей улы Демченко (, 1949 елның 8 апреле, Чечен-Ингуш АССР, Гудермес) — сынчы рәссам. Татарстанда, аерым алганда Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда куелган күп санлы һәйкәлләрнең авторы. Мәскәү рәссамнары берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1949 елның 8 апрелендә Чечен-Ингуш АССРның Гудермес шәһәрендә туган. Мәскәү өлкәсенең Хотково шәһәрендәге Абрамцево сәнгать-сәнагать училищесында, Серов исемендәге Ленинград сәнгать училищесында, Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт сәнгать институтында, Грозныйда дәүләт университетында укый.

30 дан артык сын — һәйкәл ясаган, алар 3 илдә — Франциядә, Казакъстанда, Русиядә урнашкан.

Иң күренекле хезмәтләре Саки шәһәре янында һәлак булган сугышчы әфганчыларга куелган һәйкәл. Мәскәүнең Манеж мәйданындагы археология музее өчен фриз. Бөек Ватан сугышында Наур шәһәре янында һәлак булган Гөрҗистан дивизиясе истәлегенә куелган мемориаль комплекс. Татарстан нефтьчеләренә куелган һәйкәл-фонтан 3.

Казанда

Казан Кремлендәге «Сынчылар» () композициясе. Тукай мәйданында Лев Гумилев бюсты (2005)( Александр Головачёв белән берлектә) 2. Казанның Меңьеллык паркында «Казан» фонтаны. Татарстанның мәдәнияте һәм сәнгатенең күренекле шәхесләренә багышланган унлап хезмәт. "Вдоль да по речке, вдоль да по Казанке серый селезень плывет" җыры буенча үрдәк сыны һ. б.

Алабугада

Сынчының 11 хезмәте бар: «Элемтәче белән Хат ташучы» () (2007) Бехтерев һәйкәле (2007) Марина Цветаева һәйкәл-бюсты Дмитрий Стахеев һәйкәле (2003) «Нефтьче» һәйкәл-фонтаны Сугышчы - интернационалистларга һәйкәл һ.б.

Чаллыда

Габдулла Тукай һәйкәле (2011 елның 22 ноябрендә ачылган, 16/09 йорты янындагы скверда, Ершов тукталышы) Открыт памятник Тукаю.

Тышкы сылтамалар http://yanalyk16.ru/2012/11/ http://www.tatar-inform.ru/news/2009/04/10/162250/ http://v-chelny.ru/print/89032/

Моны да карагыз Казан в парке тысячелетия

Искәрмәләр

Төркем:Рәссамнар Төркем:Скульпторлар Төркем:Суриков исемендәге рәсем институтын тәмамлаучылар Төркем:Чечен университетын тәмамлаучылар