Кызылъяр () — Свердловск өлкәсендә урнашкан шәһәр (1781 елдан), Кызылъяр округының административ үзәге.
География Кызылъяр Караидел (Агыйдел кушылдыгы) елгасында, Екатеринбургдан 224 километрга көньяк-көнбатышка таба тора. Шәһәр аша Р350 (Ачит — Мәсәгуть) автомобиль юлы һәм Казан — Екатеринбург тимер юлы узалар.
Тарих Кызылъяр 1736 елда Кызыл Яр урочищесында ныгытма буларак нигезләнә. Баштан ныгытмасы , ныгытмасы, Кызылъяр ныгытмасы исемнәрен йөрткән.
1744 елдан Уфа губернасының Ырынбур провинциясе составында.
1774 елда ныгытманы Емельян Пугачёв гаскәрләре алалар.
1781 елда Кызылъяр ныгытмасы Кызылъяр шәһәренә үзгәртеп корыла һәм бер үк исемдәге өязенең үзәге була. 1781 — 1796 елларда — Пермь наместниклыгының Пермь өлкәсе составында, 1796 елдан — Пермь губернасы составында.
1856 елда шәһәрдә 1 чиркәү, 381 йорт һәм 10 лавка (кибет) булган. 1870 елда шәһрдә реальный училище ачыла.
1915 елда, Казан — Екатеринбург тимер юл төзү аркасында шәһәрдә тимер юл вокзалы төзелә, ә 1916 елда паровозлар депосы ачыла.
Сугыш һәм сугыштан соңгы чорында шәһәрдә мехзавод, төзү материаллар җитештерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе эшкәртү ширкәтләр барлыкка киләләр.
1986 елда шәһәр «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләкләнә.
Халык 1840Статистические таблицы о состоянии городов Российской империи, 1840 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1082 1926http://www.mojgorod.ru/sverdlov_obl/krasnufimsk/index.html 1931 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенрусия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 2 079 6 251 ~11 700 ~14 900 37 312 38 370 41 246 45 618 43 595 39 762 Милли состав Милләт 2002 20102010 ел сан алу базасы руслар 87,1%88,3% татарлар 6,9%6,7% чирмешләр 1,8%1,6%
Икътисад Тәҗрибә-эксперименталь, такта яру, әсфәлт заводлары; төзү материаллар комбинаты; җиһаз һәм тегү фабрикалары.
Азык-төлек сәнәгатенең пердприятиләре.
Фотогалерея
Моны да кара Кызылъяр (Казакъстан) Чыганаклар http://www.mojgorod.ru/sverdlov_obl/krasnufimsk/index.html
Искәрмәләр
Төркем:Свердловск өлкәсе торак урыннары Төркем:Свердловск өлкәсе шәһәрләре