Әмирҗан Гәрәев, Әмирҗан Хөснимәрдән улы Гәрәев (Асылгәрәев), (1940 елның 10 апреле, ТАССР, Ворошилов районы, Карашай-Саклау — 2005 елның 31 декабре, Мәскәү) — хәрби табиб, генерал-майор, РФ атказанган табибы, милләте — татар.
Тәрҗемәи хәле 1940 елның 10 апрелендә ТАССР Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) Карашай-Саклау авылында туган. Әтисе, авылның балта остасы Хөснимәрдән сугышка китү белән, һәлак була. Әнисе Рәхимә ике баланы берүзе тәрбияләп үстерә. Әмирҗан кечкенәдән табиб булырга хыяллана. Карашай-Саклау мәктәбен (1954), кызыл дипломга Минзәлә медицина училищесын (1959) тәмамлый. 1959-1961 елларда хәрби хезмәтен Куйбышев (хәзерге Самар) шәһәрендә үтә. Шунда ук «нерв авырулары табибы» белгечлеге буенча медицина институтын (1967) тәмамлый. Самар медицина институтында яңа ачылган хәрби-медицина факультетында ике ел белемен күтәрә.
Хезмәт юлы 1970-1975 елларда Алмания Демократик Җөмһүриятендә Варшава килешүе илләре гаскәрләре составында хәрби табиб булып хезмәт итә. 1976-1982 елларда Пятигорск шәһәрендә ССРБ саклану министрлыгының санаториенда табиб булып хезмәт итә. 1982-1993 елларда Мәскәүдә ССРБ иң югары дәүләт, хөкүмәт җитәкчеләренә медицина хезмәте күрсәтү үзәгендә эшли. 1993-2005 елларда халык медицинасының Бөтенрусия армия үзәге җитәкчесе. 2005 елның 31 декабрендә Мәскәүдә вафат.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1991 Генерал-майор. Русиянең атказанган табибы.
Гаиләсе Хатыны Люция. уллары Рәшит, Дамир, югары медицина белеме алганнар. кызы Алсу, Плеханов исемендәге икътисад академиясен, Оксфорд көллиятен тәмамлаган.
Чыганаклар Сарман районы энциклопедиясе (төзүче Дамир Гарифуллин). 1нче китап. Чаллы: «Идел-йорт», 2000.
Әдәбият Ф. Госманов. Карашай егете - генерал. «Сарман», 2000 ел, 6 июнь.
Сылтамалар Карашай-Саклау мәктәбе сайты
Төркем:Минзәлә медицина укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Самар медицина институтын тәмамлаучылар Төркем:Генераллар Төркем:Хәрби табиблар Төркем:РФ атказанган табиблары