Дәвеш — Татарстан Республикасының Апас районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — авыл (федераль классификатор буенча). Дәвеш авылы Апас районында, район үзәге Апас авылыннан 12 чакрымда, Килдураз тимер юл станциясеннән—4, Тәтештән 45 чакрым ераклыкта урнашкан. Тарих XVII гасырда нигезләнгән. Дәвеш тарихи белешмәләрдә, халык авыз иҗаты әсәрләрендә телгә алына. Дәвеш авылы янында элек борынгы шәһәрлек хәрабәләре булуын С.М.Шпилевский билгеләп калдырган (1877, 495—496). XVIII йөз мәгълүматларын эченә алган Д.А.Корсаков белеш­мәсендә Дәвеш авылы да теркәлгән. Анда барлыгы 60 йомыш­лы һәм 14 керәшен татары көн иткән. К.П.Берстель белешмәсендә күрсәтелгәнчә, Дәвеш авылында 807 татар кешесе яшәгән. Дәвеш авылы халкы июнь башында Колгына, Коштавыл һәм Кара Борнаш белән бергә Юа, Юалык җыенын бәйрәм иткән Дәвешнең өч ягында урманнар сузылган. Якында гына бормалана-бормалана Зөя елгасы ага. Зөянең уң як ярында бер-бер артлы калкулыклар, кечкенә генә таулар тезелеп киткән. Авылның көнчыгыш өлешендә Бола суы Зөягә кушыла. Авыл янын­да Үле Бола елгасы бар. Бу елга 1940 елларда тимер юл салын­ганнан соң, Бола суының агышы үзгәргәч барлыкка килгән. Заманасында авыл урынында урман булганлыкны ышна ата­малары раслый. Ышна басулары урманнан чистартылып ясалган: Сәйдәш ышнасы, Шаһи бабай ышнасы. Кыр уртасында Мәмәт чардуганы бар. Ул изге урыннардан санала. Анда Мәмәт исемле кеше күмелгән. Яңгыр озак яу­мый торса, өлкәннәр шунда барып яңгыр сорый, дога укыйлар. Демография Халык саны18591897190819201926193819491958197019791989200220104358039819158771005704769820722573476448 Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 351 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 94,87%, урыслар — 4,84%, башка халыклар — 0,28%.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International Авыл белән бәйле күренекле шәхесләр

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны

Хәлил Сәлимов (1947-2006), телче-галим, профессор, филология фәннәре докторы. Илсөя Төхфәтуллина (1967), драма актрисасы, ТР халык артисты (2016). Роберт Миңнегалиев (1972), «Казан Экспо» күргәзмә үзәге генераль директоры (2019 елдан). Зөлфәт Мингалиев (1963), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә музее мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.