Әҗәкүл — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.

Халык саны — 362 тирәсендә. Почта индексы — 423740.

Тарих 1722 елдан билгеле.Татар энциклопедиясе.

Әҗәкүл авылы шул ук атамалы күл буенда Гәрәй, XIX гасыр уртасыннан ― Шәрәп, аннары Такталачык волосте башкортларының төп авылларының берсе. Җир 207 җанга бирелгән.

Авыл Агыйдел елгасы тугаендагы тигез үзәндә урнашкан. Халык бакча үстерә, мал көтә, игенчелек, кәсепчелек белән шөгыльләнә: халыкның күп өлеше пристаньдә эшли; җәен көненә 20 тиен, көзен 15 тиен алалар.

1848 елда 62 йортта 200 ат, 27 эре терлек, 100 сарык, 150 кәҗә, шулай ук 25 умарта, 15 чолык туры килә. 1905 елда 2 җил тегермәне, бакалея лавкасы, хуҗалык кибете, «пароход һәм икмәк» пристане булуы теркәлә.

1848 елда мәчет исәпкә алына, 1870 елда аның карамагында мәктәп тә була.

Халкы 1795 елда 37 йортта 225 башкорт, бер йортта ― 6 типтәр, 1816 елда 51 йортта ― 305, 1834 елда 75 йортта ― 363 башкорт (6сы ― ике хатынлы, 1се ― өч хатынлы), 1848 елда 62 йортта ― 351 башкорт, 1859 елда ― 404 башкорт, 1870 елда 443 башкорт яши. 1906 елда 100 йортта ― 441 кеше яшәве теркәлгән. 1912 елда 115 йортта ― 580 асаба башкорт исәпкә алынган.

Демография Халык саны179518591870188419061913192619381949195819701979198920022010231409443441411580590934538446323303359373362 Төп милләтләр: 1912 елгы җанисәпкә чаклы — асаба башкортлар, 1989 елгы җанисәп буенча — татарлар. Административ-территориаль королышы Әҗәкүл авылы 1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Такталачык волостена керә. 1920 елдан башлап Минзәлә кантонына карый.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш районы составына кертелә, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә районына күчрелә, 1965 елның 12 гыйнварыннан кабаттан Актаныш районы составында.

Хәзерге ваҡытта Актаныш районының Актанышбаш авыл җирлегенә керәӘҗәкүл.

Климат

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: DfbWorld Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.