Тәтешле районы (, ) — Башкортстанның төньяк өлешендә урнашкан район. Районда барлыгы 75 авыл бар, шуларның 54-е татар авылы.Онлайн — энциклопедия TataricaБашкирская энциклопедия. Населённые пункты. Татышлинский район. Болардан тыш 1 мари, 18 удмурт һәм 1 кечкенә рус авылы бар.

Районда татар авыллары: 1нче Җиримҗибаш, 1нче Янавыл, 2нче Җиримҗибаш, Авык-Бүләк, Аксәет, Артавыл, Асауды, Ачуелга, Әрибаш, Байкыбаш, Бәдрәш, Беләш, Биҗ, Боргынбаш, Бүл-Кайпан, Гәрибаш, Җиләктау, Җиримҗи, Илмәт, Йосыф, Иске Акбулат, Иске Кайпан, Иске Салдау, Иске Сикияз, Иске Чокыр, Иске Шардак, Кардагыш, Карман, Кашкак, Кәлтәү, Кордон Әрибаш, Күрдем, Кыткыелга, Маматай, Мәнәгез, Салаюа, Сараштыбаш, Сәвәләй, Сәүкыяз, Танып-Чишмә, Ташкент, Түбән Кәлтәй, Уядыбаш, Фәнгә, Чишмә, Чургылды, Шулган, Югары Кодаш, Югары Тәтешле, Юрмиязбаш, Ялгыз Нарат, Яңа Ирәкте, Яңа Кайпан, Яңа Кодаш, Яңа Чокыр. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган.База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».

Моннан тыш Никольск дигән элеккеге урыс авылында да хәзер татарлар күпчелектә.

Татар авылларында татар теленең бөре сөйләше таралган.Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5 Җирле удмурт, рус һәм марилар да татарча беләләр.

Юкка чыккан татар авыллары: Яңа Акбулат, Кумалак, Буадыбаш, Көрәш, Сабанчы, Түбән Салаюа, Тибел.Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Архангель : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.

Искәрмәләр

Тәтешле районы *