«Мөгаллим» (, ) ― күренекле дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм. Картина Мәрҗани тормышының беренче 30 елы, шул исәптән балачагы һәм аның Бохара белән Сәмәркандта укуы турында сөйли. Фильм Татарстан һәм Үзбәкстан кино учреждениеләре хезмәттәшлеге кысаларында төшереләВ Узбекистане начинаются съемки фильма «Учитель» ― это совместный проект кинематографистов Узбекистана и Татарстана. Sputnik Узбекистан, 26.12.2025.
Тарих 2022 елда үзбәк кинематографчылары «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале кысаларында Татарстан белән берлектә Мәрҗани турында фильм төшерергә теләк белдергән. 2024 елның мартында Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында «Үзбәккино» һәм «Татаркино» Шиһабетдин Мәрҗани турында фильмны бергә төшерү турында меморандумга кул куйган. Җитештерүдә «Мосфильм» дәүләт киноконцерны базасында «Фильм Фьюжн ПРО» кинокомпаниясе, РФ Мәдәният министрлыгы (субсидия биргән), Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Министерство культуры Республики Узбекистан каршындагы Кинематография агентлыгы һәм ТР дәүләт бюджет учреждениесе Татаркино катнашаВ Узбекистане начались съемки фильма «Учитель» о выдающемся философе Шигабутдине Марджани. Бизнес-Онлайн, 25.12.2026.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәрҗани турында фильмны бергә төшерү инициативасын хуплаган һәм консультация бирергә әзер булуын күрсәткән һәм Казанның «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы―2026» статусы кысаларындагы чаралар арасында проект әһәмиятле була алыр иде дигәнРәдиф Кашапов. Рамиль Тухватуллин готовится к фильму о Шигабутдине Марджани. «Реальное время», 12.06.2025.
Нәфис фильм 2025 елның 26 декабрендә Бохарада, Мәрҗани укыган тарихи Мир-Араб мәдрәсәсендә төшерелә башлаган. 2019 елда галимнең тууына 200 ел тулу уңаеннан мәдрәсә диварына истәлекле такта эленгәнРәмис Латыйпов. Мәрҗани — изге Бохара җиренең улы. «Атна яңалыклары», 2019 ел, 1-5 март, 2нче бит., ул яшәгән бүлмә дә сакланган. Сәмәркандта кино төшерү өчен ике урын – көнчыгыш базар һәм сарай планлаштырылганВ Узбекистане начались съемки художественного фильма «Учитель». Телеграм Татарского общественного культурно-просветительного центра Узбекистана, 29.12.2025.
Татарстанда төшерү 2026 елның гыйнвар ахыры―февраль башына планлаштырылган. Казан чорын төшерүдә Татарстан актерлары да катнаша.
Тамашачы игътибарына нәфис фильм Казан «Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» дип аталган 2026 елның сентябре башында тәкъдим ителә Съемки художественного фильма о выдающемся татарском богослове, философе, ученом и просветителе Шигабутдине Марджани. Елабуга Вкурсе, 29.12.2025.
Эчтәлек Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елдан 1889 елга кадәр яшәгән. Ул яңа заман татар иҗтимагый-фәлсәфи фикеренә нигез салучыларның берсе һәм мөселман мәгарифен реформалаучы булып санала. Ул гарәп, татар һәм фарсы телләрендә 30 дан артык әсәр язган. Ислам тарихы һәм хәнәфи хокукы буенча хезмәтләре аеруча әһәмиятле.
Картина Мәрҗанинең балачагы һәм аның Бохара белән Сәмәркандта укуы турында сөйли. Биредә ул фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый: математика һәм тарихны мөстәкыйль өйрәнә, китапларны күчереп яза, шул исәптән татар ханлыкларының географик урнашуы турында да карталар төзи.
Мәрҗанинең белем дәрәҗәсен сынаган казый (шәһәрнең баш казые) егетне үзенең балаларына укытучы итеп чакыраШиһабетдин Мәрҗани турында кино төшерелә башлый. Матбугат.ру, 25.12.2025.
Фильмны төшерүчеләр Режиссерлары: Татарстаннан Рамил Төхфәтуллин, Үзбәкстаннан . Фильмның продюсерлары: Татарстаннан Миләүшә Айтуганова, Үзбәкстаннан Абдрауф Жураев. Сценарий авторлары: Салават Юзеев, Шойим Бутаев. Юзеев сценарийның Казан өлешен, шулай ук яшь Мәрҗанинең җиде ай Казан губернасыннан укырга баруы турында язган. Үзбәкстан ягыннан сценарий белән шагыйрь һәм прозаик Шойим Бутаев шөгыльләнә .
Рольләрдә Сәмәрканд һәм Бохара мәдрәсәләрен тәмамлаган яшь Мәрҗани (төп роль) ― Булат Гатауллин, Кариев театры артистыРузилә Мөхәммәтова. Татарлар Бохарада кино төшерә. Үзләре генә түгел. Интертат, 30.12.2025 Сабый Шиһабетдинны җырчы Асылъярның улы Әмир уйный. Мәрҗаниның әти-әнисе ролен Тинчурин театры актерлары Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар башкара. Фильмда шулай ук Сабина Асанова Сабина Асанова (Sabina Asanova). Кино-Театр.Ру һәм Әнвәр Картаев Анвар Картаев (Anvar Kartayev)/ Кино-Театр.Ру төшә.
Искәрмәләр
Сылтамалар Үзбәкстанда «Мөгаллим» нәфис фильмын төшерү башлана. Татаркино, 25.12.2025. Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерелә. «Сөембикә», 25.12.2025 Ўзбекистонда "Ўқитувчи" бадиий фильмининг суратга олиш ишлари бошланди. sputniknews.uz, 29.12.2025
Төркем:Татар телендәге фильмнар Төркем:Шиһабетдин Мәрҗани