Югары Кошопи яки Югары КушупиА. Х. Галеев. Топонимика населенных мест Юкаменского района Удмуртской Республики. Глазов. 2009—2011. (, ) — Удмуртиянең Юкамен районында юкка чыккан татар авылы.

Географиясе

Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, район үзәгеннән көньякка таба турыдан якынча 11 километр ераклыкта урнашкан булган.

Сәгать поясы Югары Кошопи авылы, бөтен Удмуртия кебек үк, МСК+1 сәгать зонасында урнашкан. Кулланыла торган вакытның UTC-ка карата күчеше +4:0 тәшкил итә.Федеральный закон от 03.06.2011 № 107-ФЗ «Об исчислении времени», статья 5 (3 июня 2011).

Атамасы Авылның татарча «Кошопи» атамасы удмуртчадан «саескан баласы» дигәнне аңлата, удмуртча «Зяглуд» дигәне удмуртчадан «Зяги (кеше исеме) кыры» дигәннән килеп чыккан.

Тарихы

Авыл беренче тапкыр Зашудской пүчинкәсе буларак 1859 елда телгә алына, ул вакыт биредә 4 йортта 56 кеше яшәгән. 1891 елда 7 йортта 51 татар кешесе яшәгән. 1959 елда 44 кеше, 1970 елда 27 кеше, татарлар яшәгән.«Родная Вятка».

Узган гасырның 70-нче елларында перспективасыз авылларны бетерү шаукымында җирле татар халкы тулысынча диярлек Одинцы авылына күчеп китә, өлешчә Глазов шәһәренә дә күченәләр.

УАССР ПВСның 20.04.1978 елгы Указы нигезендә авыл учеттан төшерелә.

Искәрмәләр

Төркем:Юкамен районы торак пунктлары Төркем:Удмуртия татар авыллары Төркем:Удмуртиянең юкка чыккан торак пунтлары