Ким Мөхәммәт улы Сафиуллин (26.06.1927, Туз авылы, Әлмән районы, Курган өлкәсе) — монументалист, нәкышче, графикачы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы (1992).Татары Узбекистана: энциклопедический справочник / отв. редакторы Б. Л. Хамидуллин, Л. М. Айнутдинова. — Казань: Институт татарской энциклопедии и регионоведения им. М.Хасанова АН РТ, 2025. — 568 с., илл. С.344
Биографиясе Ким Сафиуллин 1927 елның 26 июнендә Курган өлкәсе Әлмән районы Тозау дигән кечкенә татар авылында җиде балалаы крестьяннар гаисләсендә өченче бала булып туган.«До Берлина мы не долетели примерно километров 60». Набережночелнинский государственный педагогический университет вспоминает Кима Сафиуллина — художника, преподавателя, участника Великой Отечественной войны. Атасы — Мөхәммәт 1891 елгы, анасы — Башкортстанның Иглино станциясеннән, 1898 елда туган.
Бөек Ватан сугышында катнашкан. 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән.Онлайн — энциклопедия Tatarica. Сугыштан соң Дүшәнбе шәһәрендә хәрби хезмәттә була, укуын да дәвам итә.
1958 елда Дүшәнбе сәнгать училищесын тәмамлаган (1958), В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтында укый (1958-62). 1962 елдан Таҗик ССР Сәнгать фондында, 1969 елдан ТАССР Сәнгать фондында эшли. Дүшәнбедән 1969 елда шәхси сәбәпләр аркасында Казанга китәргә туры килә. Казанда үз эшләрен күрсәткәч өлкә комитеты Мәдәният бүлеге мөдире Чаллыга барып, анда мәдәни тормыш төзергә тәкъдим итә. 1971 елда Чаллыга күченә.
1971-92 елларда татар сәнгать фондының Чаллы сәнгать-җитештерү участогында. 1996—2004 елларда Чаллы педагогика институтының сәнгать-график факультетында укыта.
Чаллы шәһәрендәге яңа төзелешләрне һәм КамАЗ объектларын сәнгати формалаштыруга зур өлеш кертә. Татарстанның көньяк шәһәрләрендәге, шулай ук Казандагы, Дүшәнбедәге, Ташкенттагы күп кенә иҗтимагый биналарның экстериерларында һәм интерьерларында урнаштырылган әсәрләр авторы. Аның стена композицияләре һәм паннолары смальт һәм керамик мозаика, темперлы, майлы һәм балавызлы рәсемнәр, гипс, агачтан уеп ясау, пыялага ком агызу гравюрасы һ.б. техникада эшләнгән.
Дүшәнбе (1959 елдан), Казан һәм Яр Чаллы (1972 елдан) шәһәрләрендә, «Совет Татариясе» (Ленинград шәһәре, 1972), «Зур Идел» (Волгоград шәһәре, 1967), «Алтын Урда» (Казан шәһәре, 1993) күргәзмәләре, Чаллы (1997, 2003, 2007), Уфа (1999) шәһәрләрендә шәхси күргәзмәләре уза.
Әсәрләре Мәскәү шәһәренең дәүләт тарихи музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Туган якны өйрәнү һәм сынлы сәнгатьнең Берләштерелгән Дәүләт музеенда саклана.
Гаиләсе
1952 елда Дүшәнбе шәһәрендә өйләнгән, кызы туа.
Иҗаты
Республикада беренче булып Чаллыда балалар бакчасының йөзү бассейнын (1975), урта мәктәп бинасының интерьерларын («Моя Родина» һәм «Вечность земли» паннолары), Тукай районының «Татарстан» совхозы бистәсендәге торак — коммуналь хуҗалык комплексы идарәсенең актлар залын (барысы да — 1976) бизәп, керәч плитә өслеген яндыру алымы белән бизәк төшерү техникасын үзләштерә. Стена композицияләренә татар халык сәнгате стилистикасына нигезләнгән ачык төсле һәм образлы чишелешләр, шәрык миниатюрасы традицияләрен үстерүче пространстволы корылмалар, реалистик мәктәпнең сюжетлы-фигуралы рәсеме хас.
Таҗикстанда 20 елдан артык эшләгәннән соң, ул Көньяк төбәкнең портретлары һәм пейзажлар сериясе галереясын («Шәрык базары», 1957; «Дүшәнбе» этюдлар сериясе, 1959-69; «Беренче бала», «Кышлак Чор-Мазак», 1960-нчы еллар) төзи. Татарстанда башта көнкүреш картинасы һәм портретлары — «КамАЗ төзүчеләр» (1972-78), «КАМАЗ коючылар» (1974), «Чор-Мазак үткелендәге КАМАЗ» (1975-78), «Е. Н. Батенчук портреты» (1982) ясый.
1990-нчы еллардан башлап милли темага мөрәҗәгать итә, тарихи жанр үстерә (өлешчә Алтын Урда һәм Казан ханлыгы турындагы картиналар), кайбер картиналары катнаш техника кулланып фанерада башкарыла — «16 гасыр шагыйре Мөхәммәдьяр портреты» (1998) һ.б.
Татар мәдәнияте эшлеклеләре С. Сәйдәшев, Ф. А. Бәйрәмова (икесе дә — 1997), Советлар Союзы Геройлары Н. Я. Якупов, И. М. Маннанов (икесе дә — 1995) портретлары авторы.
Графика өлкәсендә карандаш белән ясалган рәсемнәр («Айни», 1951-62; «Портрет жены», 1974; «Иске Чаллы» сериясе, 1975-78), линогравюралар («Возвращение с родника», 1958-59; «Горный мираж», 1958), плакатлар һ. б. ясый.
Төп әсәрләре
Ташкенттагы торак йортлар фасадларындагы металл панно (Чиланзар микрорайоны, 1967), Душанбеда (1950-60-нчы еллар) балалар бакчасы фасадында «Таҗик әкиятләре темасына» фреска (сыек пыяладан), Казан автовокзалы интерьерында «Татарстан юллары» коры фрескасы (1969-70, рәссам В. К. Федоров белән берлектә), Чаллы шәһәрендә шәһәр Башкарма комитетының утырышлар залы өчен коры фреска техникасында «Ленинизм Байрагы» (1971, Х. М.. Гыймазетдинов белән берлектә), «Кама» рестораны залында таш һәм керамик мозаика (1972), 12-нче мәктәптә «Галәм һәм кеше» рәсеме төшерелгән гипс панно (1973) һ.б.
Искәрмәләр
Әдәбият
Валеева-Сулейманова Г. Ф. Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. Казань, 1984; Хөрмәтова Н. Хыял кошы // Аргамак. 1994. № 10; Султанова Р. Р. Искусство новых городов Татарстана. Казань, 2001; Валеева-Сулейманова Г. Ф. Сафиуллин Ким Мухамедович // Татарская энциклопедия: в 6 т. Казань, 2010. Т. 5
Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:II дәрәҗә Бөек Ватан Сугышы ордены кавалерлары Төркем:Татарстан рәссамнары