Ябалакчыклар https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/zhivotnyj-mir/yabalakchyklar - Тәңкәканатлыларның зур семьялыгы . Алар бөтен Җир шары буйлап, барлык табигый зоналарда очрыйлар. Төркем якынча 1089 ыруг һәм 11 772 төрне үз эченә ала (шуларга өстәп, 24 000 төр аерым Erebidae семялыгына аерып чыгарылган) (гуглбукс) .

Таксономия һәм таралу Таксономия ягыннан Noctuidae семьялыгы Noctuoidea өссемьялыгында иң бәхәсле булып санала, чөнки күп кладалары энтомологлар тарафыннан даими яңартылып тора . Озак вакыт бу семьялык Күбәләкләр отрядында иң зуры булып санала, ләкин Lymantriinae, Catocalinae һәм Calpinae төркемнәрен Эребидалар семьялыгына аерганнан соң, бу исемгә соңгысы ия була . Чагыштырмача 15 ассемьялыкка: ук күбәләкләр, кимерүче ябалакчыклар, тасмачлар, металлсыман күбәләкләр, чын ябалакчыклар һәм башкаларга (кайберләренең ябалакчыкларга керүе бәхәсле) бүленәләр. 25 меңнән артык төре билгеле (күбәләк семьялыкларының төрләр саны буенча иң күпсанлысы), киң таралганнар, Россиядә – 2 меңнән артык төр, Татарстан территориясендә төгәл саны билгеләнмәгән.

Тасвирлау

Гомуми үзенчәлекләр

Күбәләкләр күбесенчә урта зурлыкта. Канат җәю киңлеге уртача 25–45 мм, иң кечкенәсе 8-10 мм (Hypenodes turfosalis, Mimachroslia fasciata, Araeopteron amoena ). Тышкы кыяфәте белән миниатюр ябалакларга охшаш (исеме шуннан): зур булмаган башы йомшак төкчәләрдән торган башлык белән әйләндереп алынган, күзләре ялтырый. Аеруча бу зур ябалакчыклар – тасмачлар: зәңгәр, кызыл, сары күбәләкләр,тирәк тасмачы өчен хас. Киң күкрәге куе төкчәләр белән капланган, корсагы юан. Канат җәеме, гадәттә, 25-35 мм; алгылары – озынча, өчпочмаклы, еш кына 5 аркылы сызыклы һәм 3 таплы соры яки көрән төстә, арткылары – түгәрәк, аксыл, сирәк кенә төслеләр. Яшәү рәвеше Ябалакчыклар күбесенчә төнлә һәм караңгылы-яктылы вакытта активлар (икенче исеме шуннан); көндез канатларын җыеп тыныч кына агачларда утыралар. Setaceous Hebrew Character. Xestia c-nigrum - Flickr - gailhampshire (2).jpgXestia c-nigrum

Гусеницалары Гусеницалары, гадәттә, ялангач, 5 пар корсак аяклы. Яфраклар белән туеналар, кайвакыт җимеш һәм ботакларны да кимерәләр, сирәк кенә лишайникларда, коелган яфракларда, үсемлекләрнең җир асты өлешләрендә яшиләр.

Ябалакчыклар, мәсәлән, уҗым ябалакчыгы (Agrotis segetum), кәбестә ябалакчыгы (Mamestra brassicae), нарат ябалакчыгы (Panolis flammea) күпләп үрчегәндә авыл хуҗалыгы, урман һәм җимеш культураларына җитди зыян китерәләр.

Тирәк тасмачы (Limenitis populi) ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).

Искәрмәләр

Әдәбият

Золотаренко Г. С. 1970. Көнбатыш Себернең кортлары. - Новосибирск: Наука. - 436 б. Ключко З. Ф., В. С. Кононенко, А. В. Свиридов, Yu. А.Чистяков. 2003. Гаилә Noctuidae - Noctuids, яки Myotis. Б. 11-602. // Россия Ерак Көнчыгыш бөҗәкләре ачкычы. T. V. Caddisflies һәм Lepidoptera. 4 өлеш. - Владивосток: Дальнаука, 2003. - 688 б. ISBN 5-8044-0343-5 Ключко З. Ф. Украина. - / Зоология институты. I.I. Шмалхаузен Украина Милли Фәннәр Академиясе /. - Киев. Видавнитство Раевский, 2006. Ключко З. Ф., Плюш И. Г., Шешурак П. Н. - Киев, Украина Милли Фәннәр Академиясенең зоология институты. - 880 б. Кожанчиков И. В. 1937 . Лепидоптеран бөҗәкләре. Т. XIII. 3. Чыгарылышлар (Агротина гаиләсе) // СССР фаунасы. М.-А: СССР Фәннәр академиясенең нәшрияты. 675 б. + XIII таблица. Кононенко VS Noctuidae Sibiricae. Том. 1. Рәсәйнең Азия өлеше һәм Урал өлкәсенең Noctuidae (sl) (Insecta, Lepidoptera) исемлеген тикшерү. - Энтомологик басма, 2005. Кононенко VS Noctuidae Sibiricae. Том. 2. Микроноктуида, Ноктуида: Ривулина - Агаристина, Катокалинага. Кононенко VS Noctuoidea Sibiricae 3 өлеш. Noctuidae: Cuculinae - Noctuinae (Ксилинига). - Витт музее материаллары. Том 5 (3), Мюнхен һәм Вильнюс (2016, 497 Сейтен, 19 Фарбтафельн, 166 Шварцвейтафельн Гениталаббилдунген, 498 Вербрейтунскартен). Төркем:Бөҗәкләр гаиләләре Төркем:Әлифба буенча хайваннар Төркем:Хайваннар Төркем:Бөҗәкләр Төркем:Зоология Төркем:Биология