Ху Хэшэн (кытай телендә: 胡和生; 1928 елның 20 июне, Шанхай — 2024 елның 2 феврале) — кытай математик хатын-кызы, Кытай фәннәр академиясенең академигы.
Тәрҗемәи хәле Шанхайда туган, 1952 елда Чжэцзян университетының математика факультетын тәмамлаган. 1952 елдан 1956 елга кадәр КХР фәннәр Академиясенең математика Институтының фәнни хезмәткәре булып эшләгән. 1956 елдан бирле Шанхайда Фудань университетында эшли — доцент, аннары соң профессорHu Hesheng at Fudan University . 1980-енче һәм 1990-ынчы еллар дәвамында Фудань университетында тикшеренү төркемен алып барган. 1991 елда Кытай фәннәр Академиясенең академигы булып сайланган булган. Кытай математика җәмгыятенең вице-президенты һәм Шанхай математика җәмгыятенең президенты булган. 2002 елда Пекинда Халыкара математика конгрессы вакытында Эмми Нётер лекциясе белән чыгыш ясаганThe Noether Lecturers Hesheng Hu, 2002* , Emmy Noether Lecture at International Congress of Mathematics. Төп хезмәтләре дифференциаль геометрия өлкәсендә. Аның ире Гу Чаохао — шулай ук мәшһүр математик, Кытайның фәнни-техник университеты президенты булганGu Chaohao & Hu Hesheng .
Искәрмәләр
Сылтамалар The Noether Lecturers Biographies of Women Mathematicians — Hu Hesheng Hu Hesheng’s profile in the website of Chinese Academy of Science (Shanghai Branch) Hu Hesheng’s profile in HLHL website Introduction from Fudan University Төркем:Математиклар