Мөфрид ( мөфрид әр-рамих — «сөңгеченең ялгызы»Мөфрәд () — ялгыз. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 419.; Үгезкөтүче η, Үгезкөтүче этасы, η Boo) — Үгезкөтүче йолдызлыгының йолдызы. Аның күренмә йолдызча зурлыгы +2,68 тәшкил итә һәм ул Җирдән 37 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Мөфрид белән Арктур күк йөзендә дә, галәмдә дә бик якын урнашалар. Мөфрид белән Арктур арасы 3,24 яктылык елы тәшкил итә.

Хасиятләр Мөфрид — асзур йолдыз. Бу G0 спектр сыйныфылы йолдыз, аның төсе безнең Кояш белән охшаш, ә өслегенең температурасы 6100 К тәшкил итә. Ул кызыл зур йолдызга әверелү юлында тора.

Мөфрид — спектр куш йолдызы. Аның әйләнә вакыты 494 тәулек тәшкил итә. Төп йолдызның иптәше Мөфрид B — M7 спектр сыйныфылы кызыл кәрлә.

Йолдыз — Мөфрид (η Boo) Йолдызлык — Үгезкөтүче Туры калкулык — Авышлык — Йолдызча зурлык — +2,68

Тарих һәм исемнәр Мөхәммәд әл-Әхсаси әл-Мөвәккыйт якынча 1650 елда тәмамланган зайичәсендә бу йолдыз Рәмехелрамих ( рәмех әр-рамих — «сөңгеченең сөңгесе»Рәмех (ромых) — сөңге. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 481, 486.) дип күрсәтелгән.

Искәрмәләр

Төркем:Йолдызлар әлифба буенча Төркем:Үгезкөтүче йолдызлыгы