Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы (, , — РСФСР, УССР һәм Украина составында автономияле республика.
Башкала — Симферополь шәһәре. Тарих 1921—1946 Кырым АССР 1921 елның 18 октябрендә оештырылган.http://sevkrimrus.narod.ru/ZAKON/1921sosd.htm Республика составына элекке Таврия губернасының көньяк өлеше кертелгән.
1946 елның 25 июнендә, Кырым халкларның (кырымтатарлар, юнаннар, һ.б.) депортациясеннән соң Кырым АССР урынында Кырым өлкәсе оештырылган.ЗАКОН Об упразднении Чечено-Ингушской АССР и о преобразовании Крымской АССР в Крымскую область 1946—1991 1946—1991 елларда Кырым АССР урыныда Кырым өлкәсе бар булган. 1948 елда Севастополь шәһәре Кырым өлкәсе составыннан чыгыарыла һәм РСФСР-ның турыдан-туры буйсынуга күчерелгән.
1954 елда Кырым өлкәсе Украин ССР составына күчерелгән.
1991—1995 1990 елда Кырым АССРның торгызылу мәсьәләсе күтәрелгән. Шул ук елның 20 гыйнварында Кырым өлкәсендә Кырым АССРның торгызылу турында референдум үткәрелгән, тавыш бирүчеләрнең 93%-ы моңа риза булган.http://www.rian.ru/spravka/20110120/323139824.html 12 февралендә Кырым АССРы торгызылган.
1992 елның 26 февралендә Кырым Югары карары буенча Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы атамасы Кырым Республикасы итеп үзгәртелгән, әмма Украина Югары Шурасы яңа исемне расламаган. 1994 елның 21 сентябрендә Кырым Автономияле Совет Социалистик Республикасы Кырым Автономияле Республикасына үзгәртеп корылган. Шулай ук карагыз Кырым өлкәсе Кырым Автономияле Республикасы Искәрмәләр
Төркем:РСФСР республикалары Төркем:Украина ССР республикалары Төркем:Кырым тарихы