Әҗе () — Рязань өлкәсе Ирмеш районындагы татар авылы, Әҗе авыл җирлеген тәшкил итә. Мукшы елгасы уң ярында урнашкан.

Тарихы 200px|thumb|left|Иске мәчет калдыклары

Әҗе — әйләнә-тирәдәге чукындырудан котылган бердәнбер татар авылы. Бу вакыт Әҗе авылы бу эштән котылып калса да, аның тирәсендәге башка авыллар котыла алмаганнар. Хәзерге Исләй, Үкрәү, Саура, Кушаби, Әмәч, Мухин-Паләнә, Бидиш, Ирмеш, Пинка, Тимши, Новоселовка, Кансау шикелле рус авыллары элек татар авыллары булганнар. Менә шул вакыйгаларда кайбер гаиләләргә йорт-җирләрен ташлап, гомерлеккә үз авылларыннан качып китәргә һәм Әҗегә килеп урынлашырга туры килгән.

1882 елда 669 хуҗалыкта 4420 кеше яшәгән.

Халкы

Авылда мәчет, мәктәп, май заводы бар.

Шәхесләр

Абруй Сәйфи Аллаяр Беләшев Заһидә Борнашева Ибраһим Борнашев Мөхәммәтгариф Борнашев Мөхәммәтҗан Бәгишев Равилә Борнашева Риза Сәфәрев Ришат Мәмәтев Салих Ерзин Сәлах Атнагулов Төхфәтулла Сәфәрев Фикрәт Табиев Фәйзрахман Бәгишев Әбибин Бисеров

Бари Шиһабетдинов (Баһаветдин Шиһабетдинов, 1893—1920), хәрби-сәяси эшлекле. Искәрмәләр

Чыганаклар Татар халык риваятьләре һәм легендалары / С. М. Гыйләҗетдинов. — Казан: Раннур, 2000.

Төркем:Ирмеш районы Төркем:Рязань өлкәсе татар авыллары