Барда муниципаль районы () – Пермь краеның көньягында урнашкан муниципаль район. Районның территориясендә Барда муниципаль бүлгәсе корылган. Мәйданы – 2382 км². Район үзәге – Барда авылы.
Географиясе Район җире, Тол елгасы һәм аның кушылдыклары Барда, Ашап, Шлык, Кече Әмзә һәм Олы Әмзә елгалары бассейнында урнашкан. Пермь краеның Уса һәм Чернушка шәһәр бүлгәләре, Көңгер, Өя, Көязе, Елово муниципаль бүлгәләренә күрше.
Район ылыслы (нигездә, кара ылыслы) һәм киң яфраклы (нигездә, каен) урманнарда урнашкан. Рельеф калкулыклы. Климаты уртача континенталь. Мәйданының якынча 40% авыл хуҗалыгы җирләрен тәшкил итә. Район территориясендә 8 ботаник табигать истәлеге һәм Тол заказнигы бар. Ботаник табигать истәлекләре арасында: Чаганлы тау – биредә иң төнъяк чаган урманы урнашкан, Имәнлек (Сараш имәнлеге) – төнъякта урнашкан имәнлек вәкиле, Сараш нарат-имән урманы – Пермь өлкәсендәге котыпка иң якын имән урманы, Барданың чияле тавы, Кызыл Яр тавы – урман-дала реликт (борынгы) комплекс. Район 1926 елның 4 ноябрендә оештырылган. 1962 елның февралендә бетерелгән, 1965 елның 12 гыйнварендә кабат торгызылган. Уса өязе Пермь губернасының Барда, Сараш, Елпачиха, Шермеит, Печмән, Крыловка (өлешчә), Покров-Ясыль (өлешчә) волостьлары нигезендә оештырыла. 1926 елда район 23 авыл советына, карый торган 132 торак ноктасыннан, 9749 хуҗалыктан һәм 43804 кешедән торган. 1938 елның октябрендә район Пермь өлкәсе составына кергән.
Административ бүленеш Районга 12 авыл җирлегенә буйсынган 63 торак ноктасы керә:
Демография Барда районының иң зур торак урыны – Барда авылы. Барда авылында район халкының өчтән бер өлеше яши (10 мең кеше). Хезмәт яшендәге кешеләр 46%, хезмәт яшенә кермәгәннәр – 27% тәшкил итә.
Халык саны: 26,5 мең кеше. 2020 ел халык санын алу нәтиҗәләре буенча халыкның 64,5 %ын татарлар, 25,1%ын башкортлар, 7,3%ын руслар тәшкил итә.Итоги Всероссийской переписи населения 2020 года.
Милли состав
Борынгыдан килгәнчә, Барда төбәге халкы башкорт сословиясендә торган. Шуңа күрә хәзер дә халыкның бер өлеше үзен башкорт итеп яздыра. Ләкин бер үзенчәлек бар: алар туган телләре итеп мотлакъ татар телен таныйлар (1989 ел сан алу вакытында – 98 процент). Авыл һәм район җирендә татар теле өстенлек итә.
Җанисәп буенча милли состав: Елбашкортлартатарларрусларбарлыгыкеше198985,1% 4,9%8,3%29 320200259,5%32,3%7,2%27 904201055,3%36,1%7,4%25 538202025,1%64,5%7,3%26 492 Сан алу буенча татар һәм башкортларның нисбәте:А.В. Черных. «Народы Пермского края. Культура и этнография» – Пермь: Издательство «Пушка», 2007 елбашкортларкешебашкортлар%татарларкешетатарлар%барлыгыкеше192629 145 87,7%3 41510,2%33 223195928 24888,6%3 62511,3%31 873 197927 79994,7%1 5565,3%29 355198924 951 94,5%1 4595,5%26 410200216 606 64,8%9 02535,2%25 631201013 84655,3%9 02236,1%22 86820206 66025,1%17 08664,5%23 746
Мәгариф Барда муниципаль районында 19 уку йорты исәпләнә, шул исәптән этномәдәни (татар) мәгариф эчтәлеге компоненты белән – 15 (79 %). 4 меңгә якын бала укый. Крайда бердәнбер Милли (татар) гимназиясе, махсус (коррекцион) мәктәп, ПУ-84 һәм аның базасында эшчәнлек иткән Чайковски сәнәгат-гуманитар көллият (ЧПГК) филиалы. Казан социаль һәм гуманитар белемнәр институты шулай ук Барда районда уңышлы эш итә. Барда районының уку йортларында 30% якын Татарстан югары уку йортларын тәмалаучылар тәшкил итә. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының 80%ка якыны Татарстанда белем алган.
Матбугат һәм ТВ Бардада 1931 елдан “Таң” газетасы чыга, русчага дубляж формасында “Рассвет” газетасы чыгарыла. Газетаның редакциясе каршында газет-китап нәшрияты эшли. 1991 елдан 2000 елга кадәр татар телендә 18 әдәби китап чыгарылган.http://barda-perm.narod.ru/barda/barda-01.htm Барда районы сайты, 2000 ел мәгълүматы 2005 елны «Тол буйлары» һәм «Нурлы Барда» газеталары чыга башлый.
Барда районында туганнар Идият Әширов – Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь. Ильяс Гыймадетдинов (1984―2026), эшкуар, «Таттранском» ― эре транспорт компаниясен гамәлгә куючы, миллиардер, иганәче, җәмәгать эшлеклесе. Мәсгут Имашев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Нәсүр Йөрешбаев (Бакчагөл) – журналист. Шәрифҗан Казанбаев – Советлар берлеге каһарманы. Дамира Кузаева – актриса (Әлмәт театры). Сәнифә Рангулова (1962), җырчы, Татарстанның атказанган артисты (2001). Эльмарт Уразов (1955―2022Гөлнар Гарифуллина. Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат. Татар-информ, 27.10.2022) – «Таң» газетының баш мөхәррире (Бардада чыга). Гүзәл Уразова (Барда) – Татарстанның атказанган артисты. Сәүбән Чуганаев (1948―2024), мәдәният эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007). Рәшит Ягъфәров – күренекле җәмәгать эшлеклесе, фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче. Илдар Ягъфәров (Барда) – кинорежиссер.
Сылтамалар
Төркем:Пермь крае районнары Төркем:Барда районы Төркем:Татар районнары