Сөмбел Билалова, Сөмбел Наил кызы Билалова (1985 елның 13 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― эстрада җырчысы, 2019 елдан Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты һәм алып баручысыСолисты-вокалисты. Казанская Филармония, телевизион премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган артисты (2025).
Тәрҗемәи хәле
1985 елның 13 июлендә Казанда туганСюмбель Билалова родилась в Казани. Казанская городская филармония Вконтакте, 12.12.2019. Әтисе Наил (1955 елгы), әнисе Наилә (1956 елгы) пенсиядә, Көектә үз йортлары белән торалар. Апасы Энҗе медицина өлкәсендә эшли, аның өч баласы бар.
Кечкенәдән җырлый. 5 яшьтән музыка мәктәбенә, фортепионога йөри башлаган. Мәктәпкә кергәч, вокалга йөргән. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. 2002 елда Казан дәүләт мәдәният институтына укырга кергән (укытучысы Татарстанның халык артисты Римма ИбраһимоваИлзирә Хәйруллина. Сөмбел Билалова: «Гаиләле буласым килә». Интертат, 2.05.2023). 2002―2006 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында (театр факультеты, «эстрада актеры» бүлеге) белем алган. 2003―2009 елларда ― Казан дәүләт университеты (юридик факультет, читтән торып уку бүлеге) студенты. 2006 елда Татарстан Республикасы Президенты гранты буенча Мәскәү шәһәренә (РАТИ, актерлык факультетына) еллык стажировкага җибәрелгән. 2017―2018 елларда Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек узган. Иҗаты Беренче курста укыганда ук «Айфара» төркеме, Лилия Хәмитова белән беренче гастрольләргә чыккан. «Айфара» төркеме белән беренче җырын яздырганҖырчы Сөмбел Билалова: Ни басып, ни утырып тора алмыйм, авыртуга түзәрлек түгел. Матбугат.ру, 14.03.2022. 2005 елдан профессиональ сәхнәдә. Салават Фәтхетдинов, Габделфәт Сафин, Марат Шәйбәков төркемнәре составында гастрольләрдә булган. 2006 елда беренче альбомын яздырган. 2010 елда Камал театрында сольный концерты булганРәисә Борһаниева. Сөмбел Билалова: «Әллә әйтимме икән?» «Сәхнә», 10.03.2022.
2010 елдан Мәскәү шәһәрендә яшәгән, берникадәр вакыт балалар үзәгендә администратор булып, ел ярым балалар киеме кибетендә эшләгән. Мәскәү татарларының иҗтимагый тормышында актив катнашкан. Ике ел рәттән режиссер, алып баручы булып эшләгән һәм җырчы сыйфатында Татар яшьләре көнендә һәм «Хәрәкәт» яшьләр проектлары конкурсында катнашкан.
2015―2018 елларда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы юлламасы белән чит илләрдә ― Франциядә, Латвиядә, Литвада, Бельгиядә, Казакъстанда, Үзбәкстанда һәм Бакуда «Сабан туе» милли бәйрәмен бәйрәм итүдә республиканы уңышлы тәкъдим иткән.
2016 елда Каһирәдә «Милли төннәр» фестивалендә катнашкан. 2017 елда фестивалендә чыгыш ясаган, анда Мисырда танылган актриса Фатма Мөхәммәт Али белән гарәп телендә җыр башкарган.
2017 елда Мәскәүдән Казанга кайткан, «Алиш» мәдәният йортында эшләгән, аннары Киров һәм Мәскәү районы хакимиятенең мәдәният бүлегенә баш белгеч булып урнашкан .
2018―2019 елларда «Мәйдан» телеканалында «Хәрәкәттә-бәрәкәт» музыкаль программасын алып баручы булып эшләгән (ИлГәрәй белән бергә).
2019 елда Казан шәһәр филармониясенә эшкә урнашкан. Филармониядә солист та, алып баручы, драма актрисасы буларак та чыгыш ясый. Филармония сәхнәсендә балалар өчен чыгарылган музыкаль спектакльләрдә рольләр башкара («Золушка», «Аладдин», «Мыраубатыр», «Три богатыря» һ.б.) Төрле чараларны алып барырга да чакыралар. Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз хезмәттәшлек итә (мәсәлән, 2025 елда БТК делегациясе белән Луганск Халык Республикасына барган). 2019 елдан үзенең концертларын оештыра башлаган.
Беренче җыры ― «Аккош белән аккош». Тамашачыга таныткан җыры ― «Бәхетле төш» (Марат Мухин). Җырларын Марат Мухин белән эшли, яздыруын да аның студиясендә яздыраСөмбел Билалова: «Син чибәр, матур, популяр, нигә ялгыз?» – дип еш сорыйлар». yashel-uzan.ru, 23.11.2024. Татар, рус, чит телләрдә джаз, ретро, халык җырларын, үзе иҗат иткән җырларны башкара, 3 аудиоальбом һәм 7 видеоклип чыгарган. Репертуарында Айдар Тимербаев җырлары да бар. Соңгы вакытларда «Син ялгыштың бугай», «Яныңа ашыгам» җырларына клип төшергән. Аудиоальбомнары Беренче Төшемдә сине күрдем Мәхәббәткә юк ара Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2003 ― «Ягымлы яз» яшьләр фестивалендә 3нче дәрәҗә лауреат 2010 ― Казан дәүләт мәдәният институтында автор җыры белән конкурста Гран-при алган 2015 ― «Болгар» радиосының Милли музыкаль премиясе лауреаты 2016 ― «Татар җыры - 2016» фестиваленең «Алтын Барс» премиясе иясе 2016 ― Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте ― татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 2025 ― Татарстанның атказанган артисты. Бүләкне 28 августта Казанда узган, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм төрле илләрдән 1000 татар җыелган «Милләт җыены»нда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кулыннан алган «Я очень счастлива»: Сумбель Билалова получила звание «Заслуженный артист РТ». kazanfirst.ru, 28.08.2025.
Шәхси тормышы 2010 елда Рафаэль белән гаилә корып, Мәскәүгә күченгән, дүрт ел яшәгәч, аерылышканнар. 2017 елда Казанга кайтканЭльвира Шакирова. Сөмбел Билалова: «Үзем өчен генә бала табарга теләмим». «Шәһри Казан», 26.01.2021.
2026 елда икенче ире Марсель (Самара өлкәсе Шонталы районы Әбдеки авылыннан, Әлмәттә яши) белән никах укыткан. Никахны «Ал таң» мәчете имамы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин укыганГөлназ Хәбибуллина. Сөмбел Билалова тормыш иптәше турында: «Әти-әнигә дә бер күрүдә ошады». Интертат, 28.04.2026.
Искәрмәләр
Әдәбият Мәкаләләр Лилия Йосыпова. «Юрист дипломым шул килеш ята». «Ирек мәйданы», 25.09.2025 № 38 (781), Б.8―9.
Сылтамалар Сюмбель Билалова. Official group «30-40-50» подкасты кунагы Татарстанның атказанган артисты Сөмбел Билалова! vk.com видео, 1:12:43
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Казан шәһәр филармониясе Төркем:«Алтын Барс» премиясе лауреатлары