Илья Начвин, Илья Сергей улы Начвин (; 1989 елның 2 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― Татарстанның дәүләт эшлеклесе, 2025 елның 25 сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Указ Раиса Республики Татарстан №784 от 25.09.2025 «О назначении Начвина И.С. министром цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи Республики Татарстан». Тәрҗемәи хәле 1989 елның 2 августында Казанда туган. 2011 елда «предприятиедә икътисад һәм идарә, икътисадчы-менеджер» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын, 2019 елда «сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаган, 2020 елда Россия президенты каршындагы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль сатып алулар белән идарә итү» буенча өстәмә һөнәри әзерлек үткәнВ Татарстане назначили нового министра цифрового развития. Inkazan,25.09.2025.

Хезмәт юлы 2011―2020 елларда Татарстан дәүләт торак инспекциясендә төрле вазыйфаларда эшләгән; белгечтән бүлек җитәкчесенә кадәр күтәрелгән: 2011―2013 елларда Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең (ТР ДТИ) җыелма анализ һәм автоматлаштыру бүлегенең I разрядлы белгече һәм әйдәп баручы белгече булып эшләгән. 2013―2018 елларда шул ук бүлекнең җитәкчесе булган. 2018―2020 елларда ТР ДТИ контроль-аналитика бүлеге башлыгы булып эшләгән. 2020 елның гыйнварыннан апреленә кадәр «ТР ДТИ эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе»ТР ДКУ белән җитәкчелек иткән.

2020 елның апреленнән ― Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары.

2025 елның 25 сентябреннән ― Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрыНовым главой минцифры Татарстана стал Илья Начвин. Бизнес-Онлайн, 25.09.2025.

Шәхси тормышы Өйләнгән, бер улы бар Илья Сергеевич Начвин. digital.tatarstan.ru

Искәрмәләр

Сылтамалар Илья Начвин назначен министром цифрового развития, государственного управления, информационных технологий и связи Республики Татарстан. Министерство цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи Республики Татарстан, 25.09.2025 Илья Начвин. Татцентр.ру

Төркем:Казан авиация институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын тәмамлаучылар Төркем:Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары