Нукуало́фа (тонга. Nukuʻalofa) — Тын океандагы Полинезия дәүләте Тонга корольлеге башкаласы. Халкы — 24 310 кешеTonga: largest cities and towns and statistics of their population World Gazetteer (2010). утравында урнашкан.
Транспорт Нукуалофада диңгез порты, Тонгатапу утравында Халыкара эшли.
Бүленеш
Нукуалофа өч төп районга бүленгән: Коломотуа Колофоу Мауфанга Шәһәрдә базарлар һәм үзәк эшлекле район бар. Аның зур өлеше 2006 елда Нукуалофадагы вакытында җимерелгән. 2008 елда Кытайның 55 миллион АКШ доллары күләмендә финанс ярдәме белән реконструкция башланган.
Табигать шартлары Нукуалофа Тонга архипелагының иң зур мәрҗән утравы ― Тонгатапуның төньяк яр буенда урнашкан. Бу урында тропик океан климаты. Һава температурасы ел дәвамында +20 °C тан +26 ° C ка кадәр тирбәлә. Яңгырлар сезоны декабрьдән апрельгә кадәр дәвам итә. Явым-төшем 1500 мм чамасы. Табигый үсемлекләр башлыча тропик урманнар, куаклар һәм пальмалардан тора.
Халык, тел, дин Шәһәр халкы саны ― 24 310 кеше (2010). Шәһәрдә нигездә яши (96 %). Рәсми телләр икәү ― тонга һәм инглиз телләре. Дин тотучылар ― күпчелек христианнар башлыча . Мөселманнар азчылык.
Шәһәрнең үсеш тарихы Европалылардан беренче булып Тонгатапу утравына 1643 елда Голландия диңгез сәяхәтчесе туктаган. 1773 һәм 1777 елларда Нукуалофа территориясенә инглиз капитаны Джеймс Кук килгән. Якынча XIX гасыр урталарына Тонга утраулары җирле король хакимлеге астында берләштерелгән. Король 1900 елда Бөекбритания белән корольлек өстеннән протекторат урнаштыру турында килешү имзалаган. 1970 елда протекторат бетерелгәннән соң, ил бәйсез дәүләт буларак игълан ителгән, һәм Нукуалофа Тонга башкаласы статусын алган.
Мәдәни әһәмияте
Тонга башкаласының төп истәлекле урыны булып 1867 елда төзелгән тора. Шәһәр тирәсендә Океаниянең борынгы цивилизацияләренең оборона корылмалары хәрабәләре һәм борынгы тонгалы аристократларның каберлекләре сакланган. Шәһәр пляжларга бай. Шәһәр үзендә үсүче орхидеяләрнең күп төрләре белән дан тота.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Нукуалофа Төркем:Океания башкалалары Төркем:Тонга торак пунктлары