А́пиа (самоа. һәм ) ― башкала, Тын океанның көньяк өлешендәге (Полинезия) утрау-дәүләт Бәйсез Самоа Дәүләтенең (1997 елга кадәр Көнбатыш Самоа) бердәнбер порты һәм шәһәре.
Самоа дәүләтенең иң зур ике утравының берсе булган утравында барлыкка килгән. Әлеге утрауның көнбатышында, башкаладан 40 км ераклыкта, Фалеоло халыкара урнашкан,
Халкы
Апиа шәһәр округының (күбрәк Апиа шәһәре буларак билгеле) халкы 35 974 кеше тәшкил итә (2021 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча).
Тарих Апиа ― Самоа утрауларында европалылар, атап әйткәндә, инглиз миссионерлары 1837 елда нигез салган беренче торак пункт. 1900 елда бөтен архипелаг АКШ һәм Германия арасында бүленгән, шул ук вакытта Көнбатыш Самоа өстеннән контроль Германиягә күчкән. Шул елны ук Апиа немецлар тарафыннан басып алынган. 1914 елда шәһәргә Яңа Зеландия гаскәре төшкән һәм тиздән Апиа Яңа Зеландия мандаты астындагы Көнбатыш Самоа территориясенең административ үзәге булган. 1962 елның 1 гыйнварыннан Көнбатыш Самоа ― Океаниянең беренче бәйсез дәүләте, Апиа ― аның башкаласы булган. 1997 елның июленнән ил яңа исем алган ― Бәйсез Самоа Дәүләте.
2009 елда Апиада, бөтен Самоадагы кебек үк, җәйге вакыт кертелгән.
Табигать шартлары Шәһәр Уполу утравының таулы төньяк яр буенда урнашкан. Бу урында тропик диңгез климаты, шактый эссе һәм дымлы, еш кына давыллы җилләр була. Температура ел дәвамында Цельсий буенча +24 тән +27 градуска кадәр тирбәлә. Явым-төшем, уртача алганда, елына 3000 мм.
Апиа флорасы шактый бай һәм 600 дән артык үсемлек төрен үз эченә ала.
Халык, тел, дин 2006 елга Апиа халкының саны 37 708 кеше тәшкил иткән. Шәһәрдә башлыча самоалылар (93%) яши, азчылыкны европалылар һәм Европа-Полинезия чыгышлы затлар тәшкил итә. Рәсми телләр икәү: самоа һәм инглиз телләре. Дин тотучылар нигездә протестантлар (~50 %) һәм католиклар (~45 %). Мөселманнар саны ил халкының (202 мең кеше, 2021 елга) 0,04 % ыннан 0,1 % ка кадәр тәшкил итә. 2006 елда (халык санын алу) ил буенча 25 Һинду булган..
Истәлекле урыннар Иң зур католик чиркәве Апиа шәһәрнең яр буе районында төзелгән. Зурлыгы буенча аннан матур витражлы чиркәве һәм утрауга килгән беренче миссионерларның берсе — рухани Джон Вильямс җәсәде яткан христиан чиркәве бераз калыша. Европа тибындагы бер һәм ике катлы йортлардан төзелгән башкала үзәгендә сәгатьле манара — Икенче бөтендөнья сугышы корбаннарына мемориал куелган. Башкала бистәсе — Валлима (Бич Роуд буенча 4 км — Үзәк урам) кызыклы, анда инглиз язучысы, атаклы «Хәзинә утравы» романы авторы Р. Л. Стивенсонның утары һәм кабере урнашкан, аны утрау халкы хөрмәт белән туситала (хикәяче) дип йөрткән. Кабер ташына бөек әдипнең яраткан элегиясеннән ике юл уеп язылган: «Диңгезче йорты — диңгездә, аучы йорты — калкулыкларда». Шәһәрдә Самоа () урнашкан.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:1850 елда нигезләнгән торак пунктлар Төркем:Апиа Төркем:Океания башкалалары Төркем:Самоа торак пунктлары